Гер спорты буенча район ярышлары

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел каникулларында Рус Макылы авылының Яшүсмерләр-яшьләр клубында гер спорты буенча беренче район турниры узды.анда 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 20 яшь спортчы катнашты.
Спортчыларны Югары Ослан спорт мәктәбе директоры Евгений Абызов, яшүсмерләр клубы директоры Павел Карпухин, тренерлар Игорь Осянин, Максим Сәлахетдинов сәламләделәр. Аларның һәркайсы балаларга, барыннан да элек, үз өстендә җиңү теләде.
Ике сәгать дәвамында яшь спортчылар үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Составына Карахуҗа мәктәбенең югары сыйныф укучылары, Игорь Александрович укучылары, республика ярышлары призерлары, разрядчы спортчылар Илья Жестков, Азат Хабаров, Алмаз Абзалов, Алексей Самарников, Никита Плохов кергән судьялар корпусы спортчыларның чыгышлары нәтиҗәләрен бик гадел һәм игътибар белән беркетмәгә кертте.
Һәм менә турнирның иң зур мизгеле җитте. Көчле алкышлар һәм котлау сүзләре астында аеруча зур уңышларга ирешкән спортчылар чыгыш ясый. Үз яшь һәм авырлык категорияләрендә ярышларда Анастасия Кузина, Денис Болонин, Снежана Глазкова (Макыл авылы), Валерий Сәлахетдинов, Виктория Макарова (Макыл авылы 191 очко) җиңүче булдылар. Икенче урында - Юля Никитина, Данил Полыскалов, Евгения Макарова (Макыл авылы), Данил Павлов, Алена Маркелова. Өченче урынны Валерия Морозова, Евгений Котков, Полина Митягина (Макыл авылы), Константин Тарасов, Наталья Мельникова алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International