2020 елның 1 гыйнварына алынган хисаплар нигезендә, 2019 елда барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү 174924 центнер тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 2243 центнерга кимрәк. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм гаилә фермалары узган ел белән чагыштырганда күләмне саклап калган.
Бер сыердан уртача савым 4688кг тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечтән 3кг күбрәк.
«Сибгатов Р.Г» КФХ фермасында бер сыердан иң яхшы күрсәткеч-1 сыердан 7352 литр.
Иң түбән күрсәткеч - «Югары Ослан " АФ ҖЧҖ фермаларында бер сыерга 3194 литр.