Өлкәннәр өчен скандинавия йөреше

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Заманча яшәүче пенсионерлар - актив тормыш рәвеше алып баручылар. Алар мөмкин кадәр күбрәк сәяхәт итәргә, театрларга һәм күргәзмәләргә барырга тырышалар. Спорт белән шөгыльләнү шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр мәнфәгатьләренә керә. Зур булмаган физик күнегүләр тормышның тәмен белеп, үзеңне яхшы итеп хис итәргә булыша. Пенсионерлар өчен иң яхшы физик активлык төрләренең берсе - скандинавия йөреше. Бу һәр кешегә теләсә кайсы урында шөгыльләнергә мөмкин булган спорт төре. 

Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы»  комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы балалар көн саен саф һавада махсус таяклар ярдәмендә йөриләр, бу эштә аларга социаль хезмәткәрләр булыша.

Өлкәннәр өчен скандинавия йөреше белән шөгыльләнү хәрәкәтләрнең координациясен яхшырта. Чөнки андый балаларның тиешле физик активлыгы булмау сәбәпле,  аларның хәрзкәт итү органнары начарлана. Дәресләр урамда узу сәбәпле, организмда кальций алмашына һәм сәламәтлек өчен башка уңай нәтиҗәләр күрсәтә торган D витамины күбрәк эшкәртелә. Тренировкалар салкын тию авыруларының ешлыгын киметеп, чыныгырга да ярдәм итә. 

Шул рәвешле, өлкәннәр өчен таяклар белән скандинавия йөреше-иммунитетны ныгыту өчен яхшы ысул.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International