ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

19 нчы январьда русларның хаҗ ману бәйрәме, яисә аллаһ тәгаләнең килеп китү бәйрәме уза. Бу турыдан-туры тәрҗемә итсәң суга кереп чыгу дигән төшенчәне аңлата. Бу серле генә кешене чиркүгә тартучы бик мөһим христиан процедурасы.

УЛАНОВО АВЫЛЫНДАГЫ Спасо-Преобраңенский чиркәве настоятеле отец Владимир бәйрәм литургиясе үткәрде.

Бу көнне кешеләр үзләренә еллык җылылык, шатлык, бәхет, мәрхәмәтлек алып калалар.

Бүген Югары Ослан гимназиясендә тәрбия эәләре буенча директор урынбасарларының семинары булып узды.

19 нчы январьда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова иҗтимагый оешма җитәкчеләре, спорт, мәгариф, культура бүлеге җитәкчеләре белән эшлекле утырыш уздырды. Сүз 2018 нче елда әлеге юнәлешләрдә массакүләм чараларны бергәләп уздыру турында барды.

18 нче январьда район кулҗтура йортында “Ел ханымы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашы” республика конкурсында катнашучыларны хәзерләү булды. Конкурсантлар арасында шәхсән тормышта һәм эш урыннарында нәтиҗәләргә ирешкән  талантлы һәм уңышлы район кешеләре җыелды. Оргкомитет алдында танеө, вокал, гаилә номерлары күрсәтелде.

19 нчы январьда район башлыгы Марат Зиатдинов тыл батыры, Бөек Ватан сугышы еллары баласы  Никишина Мария Васильевнаганы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бу көнне аның янына балалары, туганнары һәм якыннары да килде.

19 нчы январьда Казан ярминкәсендә муниципаль районнарның хатын-кыз депутатлары өчен укыту семинары булды. Аның темасы - ТР ның 2030 нчы елга кадәр социаль - экономик үсеше Стратегиясен тормышка ашыруда хатын-кыз депутатларының роле.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Экология Министрлыгы, ТР табигатьне саклау һәм куллану федераль службасы Идарәсенең бердәм йомгаклау коллегиясе булып узды. Аның эшендә ТР Президенты Р.Миннеханов, табигать ресурсларын саклау өлкәсендәге надзор буенча федераль служба җитәкчесе Артем Сидоров катнашты.

“Синең битләреңнән юбилейлар эзлим” дигән китап күргәзмәсе 19 нчы январьда башланып китте. Ул 2018 нче елның күренекле кешеләре эзеннән баруны дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International