ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Матюшино урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә 16-18 февральдә үткәрелгән тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабыннан җиңеп кайттылар.

18 нче мартта Россия Президентын сайлалар. Бу темага багышлап Үзәк китапханәдә ”Сайлау вакыты” дигән күргәзмә оештырылды.

Язгы чәчү эшләренә керешү өчен беренче чиратта  югары сыйфатлы орлыклар кирәк. Бүгенге көндә предприятиеләрдә орлыкларны колибровкалыйлар.

Районның 16 авылында референдум карары буенча үзара салым акчаларын җыю буенча эш дәвам итә.

Бүген тәтештә “Педагог – организатор ОБҢ конкурсының зона этабы булып узды. Безнең районнан анда Иннополис лицееның тормыш иминлеген саклау  укытучысы Рәхимов Алишер Рөстәмович катнашты. Нәтиҗәләр буенча ул беренче урынга чыкты. Алга таба бу бик оста һәм талантлы укытучыны конкурсның республика этабы көтә.

Бүген, 20 нче февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

1 нче мартта Росреестрның 10 еллыгы, РФ ның күчемсез милек хокукларын регистрацияләү органына 20 ел тулуга багышланган масштаблы чара уздырыла. Әлеге чара Татарстанда гына түгел, РФ субъектларынң барысында да оештырыла.

Бүген, 20 нче февральдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

16 нчы февральдә Мәгариф Министрлыгы чираттагы ата-аналар интернет җыелышын үткәрде. Аның темасы балалардагы психологик киеренкелек һәм стресс ситуацияләрендә ата-ана үзен ничек тотарга тиешлегенә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International