ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2018 ел
шимбә

Бүген Казанда 2 ай туктап торганнан соң шәһәр кешеләренең күпсанлы сораулары буенча  авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

23 нче мартта  муниципальара МВД России подполковнигы Сергей Карасев һәм профсоюзлар оешмасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина ТР эчке эшләр органнарының отчет-сайлау конференциясендә катнаштылар. Мондый нәтиҗәләр 4 елга бер ясала. ОВД һәм ВВ РТ ветераннар советы рәисе Евгений Гатцук әйтүенчә, оешма эшчәнлеге кәнәгатьләнерлек. Оешма социаль һәм хокук яклау эшеннән тыш яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өстендә дә эшли.

Районның картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр өчен куелган Казанның Совет районы 30 нчы сәнгать мәктәбе тарафыннан куелган концерт яңа бүләккә тиң булды. Чөнки программаның һәр номеры картлар күңеленә үтеп керде, аларның кәефен күтәрде.

23 нче мартта районның профсоюз лидеры Лилия Хөрмәтуллина ТР һәм РФ дәүләт учреждениеләре  Профсоюзларының утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International