ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

28-29 нчы март көннәрендә “Чемпион” спорт клубында  Югары Ослан МБУ ДО ДЮСШ янгын чыгу очрагында спортсменнарны эвакуацияләү буенча планнан тыш тренировкалар узды.

Районның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге хәбәр итә: РФ Налог Кодексының 396 нчы маддәсе, 16 нчы пункты нигезендә торак йорт салу өчен алынган җирләр налогының суммасы йорт төзи башлаганнан соң 10 ел эчендә 2 коэффициентны кертеп исәпләнә.

29 нчы мартта Югары Ослан районының 4 нче номерлы Килди авыл җирлеге 1 мандатлы сайлау округында район депутатларын сайлауларда  алдан тавыш бирү процедурасы булып узды.

Кичә Куралово кулҗтура йортында “Без бергә!” балалар халык иҗаты конкурс-фестивале булып узды.

Районның яшьләр клубында каникулдагы балаларның яшь үзенчәлекләре буенча төзелгән 5 номинация буенча шахмат уеннары булып узды.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов үзенең Аппарат членнары белән агымдагы сораулар буенча утырыш үткәрде.

30 нчы мартта “Бердәм Россия” политик партиясенең координацион җыелышында депутатлар оешмаларының республика программаларын тормышка ашырудагы рольләре турында Югары Ослан фракциясе җитәкчесе Сергей Осянин чыгыш ясады. Районда 141 депутат: аларның”Бердәм Россия” партиясеннән – 84 е, партия яклылары – 43.

 

Кичә район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә Тәртип бозуларга каршы көрәш комиссиясе эше буенча ведомствоара киңәшү булды.

Җир участогының шәһәр төзелеше планын алу өчен муниципаль услугага түбәндәге документлар керә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International