ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Районның авыл хуҗалыгы бүлегенең оператив күрсәткечләренә караганда терлек фермаларында һәм фермер хуҗалыкларында савылган сөт бер тәүлеккә 46,5 тонна тәшкил итә. Бу былтыргыга караганда 1,3 тоннага күбрәк дигән сүз.

Хөрмәтле Коргуза авыл җирлеге халкы һәм якын авыллар!

15 нче майда район башлыгы Марат Зиатдинов Коргуза авыл җирлеге гражданнарын кабул итә.

15 нче майда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан булуы көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектә җил. Янгын куркынычы бик югары.

ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда 14 нче майга Югары Ослан кырларында  барлыгы 3,5 гектар орлыклы культуралар  чәчелгән. Әле бу алынган планның 22% ын гына тщәкил итә.

12  нче майда районның “Радуга” һәм “Березка” балалар бакчалары экология буенча 8 нче Бөтенроссия фестиваленең  секцияләре мәйданчыгы ролен башкарды. Алар «Эко - школа/Зеленый флаг» Халыкара Программасында «Организация туристско-краеведческой деятельности в ДОО» темасы өстенә эшлиләр.

Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Нәкъ менә шунда без мәхәббәт, хөрмәт шатлык һәм мәрхәмәтлекнең нәрсә икәнен күреп үсәбез.

Югары Ослан һәм Яр Морквашы  мәктәпләрендә укучыларның гуманитар фәннәргә мөнәсәбәтен белү, аларда белемгә стимул күтәрү өчен “Акыллылар” телевизион уенын үткәрделәр. Бу уен ТР ның барлык районнарында 10 нчы сыйныф укучылары арасында узды.

14 нче майда район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы аппараты һәм Башкарма комитетның бүлек башлыкларын традицион утырышка җыйды.

Хәзерге көндә бөтен дөняда продуктларны төрле тартма һәм пакетларга төреп саталар. Халык аларның барысын да чүп-чар савытларына ташлый. Ә алардан бик оригиналҗ костюмнар ясап була. Без ыргыта торган әйберләрдән иҗат җимешләре килеп чыга. Балаларны өйрәтүче булса алар бик кызыксынып бу эшкә тартыла.

Узган ял көннәрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры урынбасары Николай Титов һәм район башлыгы Марат Зиатдинов агрохолдинг "Красный Восток" җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре барышы турында очрашу оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International