ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Халыкара гаилә көнендә районның ЗАГС бүлегендә Раиса Ивановна һәм Николай Васильевич Маловларның Алтын юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр Алар бергә тормыш сукмагына аяк басканга 50 ел узып киткән.

16-17 нче майларда һава торышында үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр, секудына 15-20 метр тизлектә җил булыы көтелә.

РФ ның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы шәһәрләр арасында төзек һәм уңайлы мөхит тудыру буенча рейинг төзеде. Бу рейтингта Иннополис шәһәре 2 нче урында.

Агымдагы елның 1 нче маена район сөт товарчылык хуҗалыкларында савылган сөтнең күләме – 6011 тонна тәшкил итә. Бу  узган елга караганда 42 тоннага күбрәк дигән сүз.

Авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасына караганда район терлекчелек фермаларыннан һәм фермер хуҗалыкларыннан алынган итнең күләме 1 нче майга  – 851 тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган елга караганда 49 тоннага артыграк дигән сүз.

Авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасына караганда район терлекчелек фермаларында һәм фермер хуҗалыкларындагы эре мөгезле терлекнең саны  1 нче майга  – 10527 баш тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган елга караганда 437 башка кимрәк  дигән сүз.

Россиянең архив хезмәтенә 100 ел тулу уңаеннан республика архив бүлекләрендә “Иң иске документ” дигән конкурс дәвам итә.

Авыл җирлекләренә керә торган доход җәйге чорда авылны, андагы юлларны, тирә-якны төзекләндерү өчен бик кулай чара булып тора.

 17 гче майда республикакүләм ата-аналар интернет җыелышының 6 нчы утырышы узачак. Бу юлы ул “Игүтибар! Аерылып торучы бала” темасына багышлана.

ТР Роспотребнадзоры идарәсе Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнарында спиртлы эчемлекләрне оборотка кертүче һәм сатучылар турында белешмәләрне туплар өчен “кайнар линия” оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International