ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 25 нче майда, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев  гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген, 25 нче майда, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

128 нче майда ил күләмендә пограничник гаскәрләренең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

ТР Министрлар Кабинетының “ТР да юл куркынычсызлыгы тудыру буенча чаралар” дип аталган 18.12.2017 г. № 1004 карары нигезендә «Хайруллина А.Р.» ИП сы Югары Ослан авыл җирлеге урамнарында Юл сызыклары булдыру эше белән шөгыльләнә башлады. Алга таба алар җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында да булачак.

9 нчы июньдә Иннополис шәһәре барлыкка килгәнгә 3 ел тула. 2015 нче елдан бирле монда бик күп бәхетле яшәүчеләр, көчле  ИТ-компанияләр һәм шәһәр  сервислары өстәлде.

Татарстанда 30 нчы майда гадзттән тыш һава торышы – көчле метеорологик үзгәрешләр, штормлы секундына 20-25 метрга кадәр җил булуы көтелә.

28 нче майда Башкарма комитет җитәкчесенең 1 нче урынбасары В.Тимиряев һәм финанс-бюджет Палатасы рәисе Е.Колесова ТР Финанс Министрлыгында 2018 нче елның январь-апрель айларында бюджет үтәлешенә багышланган утырышта катнаштылар.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернатында яңа технологияләрне комплекслы өйрәнәләр һәм кулланалар. Социаль услугалар алучыларга бигрәк тә музыкатерапия ошый. Аның ярдәмендә олы яшьтәгеләр эчке кичерешләрне онытып тора, күңелләре күтәрелә.

“Иң иске документ” дигән конкурс материаллары белән таныштыруны дәвам итәбез. Күптән түгел кабул иткән “Правда” газетасындагы материал “Иң эксклюзив” категориясенә карый. Бу җиңү номеры 1945 нче елның 10 нчы маенда чыккан булган һәм Шәфигуллин Равил Азатовичның шәхси архивында бик яхшы сакланган.

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең профессиональ хәзерләү курсларын  бу юлы “Территорияләрнең стратегик үсеше” дип атадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International