ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

31 нче майда район башлыгы Марат Зиатдинов видеоконференция режимында узган ягулык сезонына багышланган утырышта катнашты.

2018 нче елның 5 ае эчендә районның ЗАГС бүлегендә 42 бала туу очрагы теркәлгән. Аларның 20 се – малайлар, ә 22 се – кызлар.

 Май ахырларында Коргуза мәктәбендә ДЮСШ ның гер күтәрү спорт төре буенча беренчелек булып узды. Анда 4-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр арасында Салахутдинов Валера (5 класс), Плохов Никита (6 класс), Хабаров Азат (8 класс) и Егоров Алексей (11 класс) бар.

Мобиль бригада - инновацион социаль технология, ул социаль хезмәтләр күрсәтү буенча өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга аларның яшәү урыны буенча гамәлгә ашырыла, «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә реализацияләнә. Мобиль бригадасының төп  бурычы – ялгыз яки ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның яшәү урыннарына бик кирәкле социаль хезмәтләрне  максималь  якынлаштыру. Белгечләр бригадасы социаль хезмәтләр аеруча кирәк булган еракта урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүче  өлкәннәр өчен   формалаша.

 

 Бүген Апаста балалар Сабантуе узды. Анда безнең районнан Югары Ослан мәктәбе һәм гимназиясе укучылары катнашты.

1 нче сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә 4 нче Бөтенроссия  яшьләр инновацион иҗат Үзәге  конференциясе узачак. Аның төп оештыручысы – предприятиеләрнең кече формаларын үстерү фонды.

Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль  ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегендә мөмкинлекләре чикле балаларга аеруча игътибар бирелә. Бүгенге көндә районда 62 инвалид бала яши. «Участокта социаль хезмәт күрсәтү» һәм «Өйдә визит ясау» технологияләре кысаларында аларга, төрле   хезмәтләр  күрсәтелә.

Бу атнада торак-коммуналь бурычларын түләмәүчеләр тагын комиссия утырышына чакырылды.

Казанның ИТ-паркында “Дөнья талантлары” дигән халыкара семинар узды. Анда безнең районнан мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Л.Галимуллина һәм методист Ю. Лыкина катнашты.

 Районның барлык балалар бакчаларында соңгы звонок балаларны мәктәпкә озатты. Бу – чын мәгънәсендә матур һәм истә калырлык бәйрәмгә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International