Район башлыгы Марат Зиатдинов Ураза бәйрәме белән котлый

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәм игелек һәм мәрхәмәт, гаделлек һәм гуманизм, шәфкатьлелек һәм якыннарга мәхәббәтне гәүдәләндерүче югары әхлакый кыйммәтләрнең символы булып тора.
Күпмилләтле районыбыз төрле конфессия вәкилләрен берләштерде. Бергәләп без күпмилләтле халкыбызның иң яхшы традицияләрен саклауны дәвам итәрбез, бердәм гаилә белән авырлыкларны җиңеп, иң авыр бурычларны хәл итә алырбыз дип ышанам.
Кешеләрне саф уйларда һәм игелекле эшләрдә берләштергән бу бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, тынычлык һәм үзара аңлашу китерсен!
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм чәчәк ату телим!

Хөрмәт белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International