Якшәмбе көнне «Чемпион " спорт комплексында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары узды.
Ярышларда 6 команда катнаша. Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары җыелма командалары.
Безнең районнан ярышларда Югары Ослан авылының Яшьләр-яшүсмерләр клубы командасы катнашты.
Безнең егетләр барлык уеннарда җиңеп, ноябрь аенда узачак финалга юлламаны тартып алдылар. Аларга уңышлар телибез!