Бүген Түбән Осланның тыл ветераны Анастасия Ефимовнага 90 яшь тула.
Аны юбилее белән котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйдуллин, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Тәнзилә Васильева ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая килде.
Юбилярга Президент Путинның котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.