Президент котлавы

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе


Бүген Макыл авылында яшәүче Гимадеева Әлфия Әкрам кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов килеп, аңа Россия Президентының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Әлфия Әкрам  кызына Президент язган сүзләр күңеленә бик хуш килде. Алар буыны кешеләре бик кыйммәтле мирас калдырганнар шул, бу – аларның сабырлыгы, эш сөючәнлеге, авырлыклар алдында сынмавы.

Ул озак еллар Макыл хастаханәсендә повар булып эшләгән. 3 бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге ваеытта килене карамагында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International