Персональ бүләк иясе

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Озак яшәүчеләр хәзер бик сирәк очрый. Җитмәсә, үзләренең ачык аңын һәм сәламәтлеген саклап калучылар. Бүген районның Бөек Ватан сугышы ветераны Хватков П.Г. үзенең 90 еллыгын бәйрәм итә.

Юбилярны котларга район башлыгы Марат Зиатдино үзе килде.

Аның белән бергә районның җитәкчеләре дә ветеранга матур теләкләрен җиткерделәр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Петр Георгиевич та үз чиратында әле озак еллар алар арасында калырга әзер икәнлеген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International