Зайдуллин Хатып Газизовичка – Россия Президенты бүләге

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе


Кичә Югары Осланның өлкән кешеләренең берсе Зайдуллин Хатып Газизовичка 90 яшь тулды.

Юбилярны котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Т.Васильева һәм ветераннар Советы члены Ф.Хикмәтуллин килде.

Башлык юбилярга җылы сүзләре белән бергә Россия Президентының персональ котлавын һәм бүләк тапшырды.

Юбиляр Кама Тамагы районында туган, гомере буе машинист һөнәрен башкарган.

Хатыны белән бергәләп 3 бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге көндә аларның 5 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Балалары аны куандырып, хөрмәт итеп яшиләр. Бүгенге 90 яшендә дә әле ул тормышны ярата, матур итеп яши бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International