Президент бүләге

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген Вера Федоровна Шерстобитовага 90 яшь тулды.

Аны юбилее белән котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы И. Гаязов, социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Васильева, депутат Л.Хуҗиахметова һәм Ф.Хикмәтуллин килде.

Сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Вера Федоровна Никольский авылында гомер буе хисапчы, бухгалтер булып эшләгән.

Кунаклар юбилярга бик күп җылы сүзләр җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International