Бүген безнең районга эш вихиты белән премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры М.Г. Ахметов килде.
Ул Куралвоның АО "ТАТКРАХМАЛПАТОКА" территориясендә төзелә торган элеватор белән кызыксынды. Бу 12 000 тонна ашлыкны эшкәртә һәм киптерә ала торган элеваторны 2016 нчы ел ахырында төзи башладылар. Бүгендә эш графигы тиешенчә үтәлә.
Марат Готович бөтен цехларны йөреп чыкты, яшь белгечләр белән танышты. Аны район башлыгы Марат Зиатдинов озатып йөрде.