Персональ котлау

2017 елның 24 марты, җомга

90 яшьлек юбилей - Дөньда зур бәхет ул!

23 нче мартта Егидерево авылында яшәүче Царева Анинель Захаровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу тантаналы дата белән котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин килде һәм РФ Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын тапшырды.

Юбилярны шулай ук авыл җирлеге башлыгы С.Сакин, социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Васильева, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая котлады.

Царева Анинель Захаровна Куйбышев шәһәрендә туса да, 3 яшьтән алып бөтен гомерен Егидерево авылында уздыра, башта колхозда, аннан соң мәктәптә, ә лаеклы ялга чыкканчы авылда китапханәче һәм клуб мөдире булып эшли.

Ире белән бергә 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көнгә кадәр рәхәттә, балалары тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International