Чабаксарда – Сабантуй

2017 елның 13 мае, шимбә

Ел саен безнең республика барлык регионнарда, якын чит илләрдә Сабантуй бәйрәмнәре оештыра. Безнең районга 2 ел рәттән Сабантуйны Чувашиядә үткәрү вазифасы төшә.

Бүген Чабаксарның культура һәм ял паркында республиканың Сабантуен үткәрергә дип Югары Ослан делегациясе килде.

Сабан туе – күп гасырлар буена халкыбызның иң яраткан һәм иң көтеп алган бәйрәме булып кала. Чөнки ул йөрәкләрне җилкендерә торган дәртле бәйрәм. Җыр-моңнары, уен-көлкесе, кунакчыллыгы, мавыктыргыч  ярышлары, милли көрәшләре белән күңелләрне яулап ала ул. Төрле яшьтәге, төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләрне берләштерә ул.

Сабантуй – якты өметләр, елның бар яктан уңышлы булачагына ышану бәйрәме. Авыл халкы аны, хезмәт бурычларын уңышлы үтәп, горурланып, сөенеп, күтәренке күңел белән каршылый.

Без бүген җир-анабызда көнне - төнгә бәйләп хезмәт итүче данлыклы игенчеләребезгә, кыр батырларына олы рәхмәтлебезне белдерергә һәм тормыш символы – икмәккә дан җырларга җыелдык. Тиздән безнең кырларыбыз тигез, яшел уҗымнары, күз явын алырлык тулы башаклары белән сөендерер.

Кунаклар арасында Чувашия Республикасының Дәүләт Советы рәисе Валерий Филимонов, культура министры Вячеслав Оринов, Чабаксар шәһәре башлыгы Ирина Клементьева, Чуваш Республикасы халкы Ассамблеясе рәисе Лев Кураков, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов һ.б. бар иде.

Салкын булуга карамастан бәйрәм максатына иреште һәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International