Филинева Галина Павловнага Президент В.В.Путин бүләген тапшыру

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген бик тә хөрмәтле кеше – яхшы әни, әби, тыл батыры Филинева Галина Павловнаның юбилее.

Ул гомере буе Шеланга авылының “Луч Октября” совхозында сыер савучы булып хезмәт иткәню.

Хәзерге көндә олы яшенә карамастан, ул берүзе яши, аны кайгыртучан балалары, яратучы оныклары һәм яхшы күршеләре уратып алган.
 
Аны юбилее белән котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Т.Васильева, Шеланга авылы җирлеге башлыгы В. Майоров килде. Аның исәнлегенә бу кешеләрдән һәм якыннарыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International