Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
“Халык доктор”ы дигән республикакүләм конкурсны төрле тавыш бирү процедураларын бозучылар күбәйгәнгә туктатып торырга булдылар. Бүгенге көндә тәртипне бозучылар аркасында тавыш бирү нәтиҗәләре юкка чыгарыла.
Шуңа күрә Югары Ослан шифаханәсе үз конкурсын билгеләргә булды. Ул пациентлар биргән тавышларга гына нигезләнәчәк.