15 нче июньдә әтиләр көненә багышланган “Әтинең кызлары һәм уллары” дигән бәйрәм күргәзмәсе барлыкка килде.
Бик күп илләрдә Әтиләр көне җәйнең беренче ае – июньнең 3 нче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Бу – Халыкара бәйрәм. Аны уйлап чыгаручы - Вашингтоннан миссис Додд. Ул аны әнисе үлгәч, 6 баланы тәрбияләүне үз өстенә алган әтисенә рәхмәт йөзеннән уйлап тапкан. Бу бәйрәм - балалары өчен җаваплы, яхшы тәрбия бирүче, үрнәк аталар бәйрәме.
Гаиләдә төп урын атага бирелә. Тулы гаиләдә үсү – зур бәхет.
Гаилә тотнагы булган аталарга бу көнне барыбыз да рәхмәт әйтәбез.