7-9 нчы июль көннәрендә “Тәмле Казан” дип исемләнгән ел саен үткәрелә торган гастрономик фестиваль узачак.
Бу фестиваль традицион ризыкларны, аларның тәмен, формасын, кешеләргә җиткерү культурасын демонстрацияләү өчен зарур.
Анда, зур аудитория җыелган фестиваль ярминкәсендә, Казан җитештерүчеләре арасында эшлекле аралашу да күздә тотыла.
Быел тагын фермер хуҗалыкларының да аш-суларын тәкъдим итүче мәйданчыклар да барлыкка киләчәк.
Фестиваль турындагы өстәмә мәгълүматны 89172863904 телефонына шалтыратып белә аласыз.