Бөек Ватан сугышында җиңүгә тыл батырлары бик зур өлеш кертте.
Сугышның беренче көннәреннән үк алар “Бар нәрсә фронтка, бар нәрсә – җиңүгә!” дигән лозунг астында эшләделәр.
Бүген тыл батыры Павел Семенович Березкин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин, ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая, Куралово авыл җирлеге башлыгы Л.Коткова килде.
С.Осянин ветеранга РФ Президентының шәхси котлау открыткасын тапшырды.