Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлек йомгаклары

2017 елның 5 августы, шимбә

Быел мәгариф бүлеге җитәкчесенең 601-о, 602-о номерлы приказлары нигезендә мәктәп һәм балалар бакчаларында яңа уку елына хәзерлекне 3-D фоматындагы бәя белән үткәрделәр.

Бу форма укыту учреждениеләре җитәкчеләренә бер-беренә мөстәкыйль бәя бирү, бәя биргәндә объектив якын килү өчен җайлы чара булды.

Бу чарада Куралово мәктәбе, капиталь ремонт барганлыктан, катнаша алмады.

Критерийлар арасында мәктәп яны территориясендәге җиһазлардан алып китапханәдәге китаплар санына һәм документларның әзерлегенә кадәр кертелгән иде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 нче урын  Югары Ослан мәктәбе;
2 нче урын – Шеланга мәктәбе;
3 нче урын – Яр Морквашы мәктәбе.

Балалар бакчалары арасында:
1 нче урын – “Радуга”;
2 нче урын – Куралово;
3 нче урын – “Солнышко”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International