Президент муниөипалитетларга автомобилҗләр таратты.

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Казанда Татарстан муниципалитетлары арасында республика смотр-конкурсының йомгаклары ясалды.

Ачкычларын лауреатларына ел саен уздырыла торган бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов100 автомобильләрен хезмәт алдынгыларына тапшырды.

Бүләкләү тантанасы республика Көне алдыннан ТР Дәүләт советы бинасы янында узды.

"Җиде ел рәттән уздырабыз һәм иң яхшы муниципалитетларга автомобильләр тапшырабыз.

Муниципалитет – бу хакимияткә карата бөтен атмосфера һәм караш формалаша торган урын.

Үз эшебездә без безнең территорияләрнең җирлек җитәкчеләре, республика шәһәрләре һәм районнарына зур игътибар бирәбез", – дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә, ТР Президенты.
 
Бу Конкурс муниципаль берәмлекләр арасында инде 7 ел рәттән бара һәм шул вакыт эчендә барлыгы 1670 автомобиль бүләк ителгән.

Бүләкләнүчеләр арасында Югары Ослан районы Яр Морквашы һәм Ямбулатово авыл җирлекләре бар иде.

Бүләкләү тантанасында район башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International