Тарихи справка

Югары Ослан районының үзәгендә Сөлчә елгасы буенда1 мең кешесе булган иске авыл Куралово урнашкан. Милли составы буенча авылда руслар күбрәк. Авылның исеме турында күп кенә истәлекләр яши.. Янәсе исем торналар”курлыканьесыннан” барлыкка килгән, кайберләре 16-17 нче гасырларда Куралово яныннан Иван IV кысуларыннан качкан кешеләр” бежали к Уралу» дан килеп чыккан диләр.

 

“Югары Ослан” китабында Куралово сүзенең тамыры “кол” сүзеннән , яисә русчасы “раб”тан килеп чыккан. Казан тирәсенең 50 км радиустагы авылларының тамыры нәкъ менә шулай килеп чыккан.. Моның турында М.Худяковның 1923 нче елда язган ”Казан ханлыгы тарихы турында очерклар” язмасында да бар.

 

Авылның үзендә 2 топонимик һәйкәл бар.

 

Берничә төрек фамилияле семья бар: Батмановлар, Басаровлар, Казанцевлар. Сулица елгасының исеме дә татарча “су” сүзеннән килеп чыккан.

 

Иван IV килгәнче Казан тирәсендәге күп кенә авыллар хан сараеныкы булганнар.

 

Казан ханлыгын бәреп төшергәннән соң 60 мең плендагы рус кешеләре азат ителә, аларның Россиягә кайтасылары килми. Кол булып татар кешеләре дә торганнар. Истәлекләрдән күренгәнчә, Иван Грозный килгәнчегә чаклы Кулаево дип аталган рус-татар авылы булган.

 

1863 нче елда язылган ”Ревизские сказки” дагы мәгълүматларга караганда, Куралово 215 помещик крестьяннары һәм 6 хезмәткәр нәселе тоткан.

 

Алдагы язылганнардан шунысы мәгүлүм: Куралово 17-18 нче гасырларда помещиклар үзмилеге булып саналган.

 

1850 нче елда авылның хуҗасы булып колледж асессоры В.В.Обухов тора. 1858 нче елда Кураловода 446 ир кеше, 454 кыз-хатын санала.

 

1881 нче елда Обухов акчаларына мәктәп ачыла.

 

Һәркөнне мәктәп гимн тавышына эшли башлый торган була, аллаһы тәгалә законнары өйрәнелгән, укырга, язарга һәм “сольфеджироват” итәргә өйрәткәннәр.. Укырга теләүчеләр генә мәктәпкә йөргәннәр. Укучылар саны ел саен арткан.  Мәктәп бинасы кысрыклана башлаган. 1914 нче елда мәктәп яңа кирпеч бинага күчә. Ул 3 класс кабинетыннан һәм 2 укытучылар өчен квартирадан торган. 1932 нче елда мәктәп 7-еллыкка, 1958 дә - 8-еллыкка, 1959 да – урта мәктәпкә әверелә.1992 нче елда 2 этажлы бина кабул ителә. 1995 нче елдан мәктәп инновацияле Кече сәнгать мәктәбе дигән статус ала.

 

“Кураловский” совхозы 1918 нче елда барлыкка килә. 1970 нче елда ул ТАССР ның иң эре хуҗалыгы итеп санала башлый. Авыл хуҗалыгы мәйдваны - 1274 га , ашлык җирләре – 9721 га тәшкил итә. Үзенең бөек җитештерүчәнлеге һәм экономик күрсәткечләре белән дан тоткан. Кураловода республикада беренчеләрдән булып фермалардагы хезмәтне механизациялиләр, хезмәтне оештыруның “щекинский” методын кертәләр. 1980 нче елларда  бик күп социаль-мәдәни объектлар төзелә. Терлек, дуңгыз тоту алга китә. Икмәкнең уңышы – 15-20 ц га җитә. Сөт җитештерү 1 сыердан 3000 кг га якын була.

 

1997 нче елда кырлар мәйданы – 4649 га, икмәкне җитештерү – 26,7 ц була.

 

2003 нче елның апрелендә Куралово җирләренә инвесторлар – “Красный Восток” пиво җитештерү компаниясе килә һәм “Кураловский” совхозы аның бер өлеше генә булып кала.

 

Соңгы яңарту: 12 октябрь 2012, 16:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования