Яңалыклар 2017

10.11.2017
Тенки Урманчылыгы бистәсендә үзәк суүткәргечне төзекләндерү эшләре тәмамланды.

26.10.2017
Мәйдан мәктәбендә «парламент дәресе».
Мәктәптә мондый дәресләр ел саен уздырыла. Аларда авыл советы депутатлары катнаша. Быел да мәктәп укучылары белән депутат Карлова Татьяна һәм авыл үзидарә вәкиле Васильева Татьяна очраштылар. Алар үзләренең эшләре турында сөйләделәр, һәм киләчәккә куелган бурычлар турында чыгыш ясадылар.

20.10.2017
Элеккеге Мәйдан авыл җирлеге бинасында агач рамлы тәрәзәләр пластик тәрәзәләргә алмаштырылды

20.10.2017
Узган пәнҗешәмбедә, Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Михеев В.В.авыл халкын, шәхси сораулары белән, үз бүлмәсендә кабул итте.

 

20.10.2017
Мәйдан авылында «Мартьянов” чишмәсен төзекләндерү эшләре башланды.

17.10.2017
Мәйдан авылы җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе мөдире федераль трассаны тәртипкә салуда катнаштылар.

12.10.2017
Мәйдан авыл бирлегендэ чишмәләрне төзекләндерү эшләре алып барыла.

27.09.2017
Совет урамында юл төзекләндерү эшләре тәмамланды.

 

27.09.2017
2016-нчы елда Мәйдан авыл җирлегендә референдум үткәрелгән иде. Авыл халкы юлларны төзекләндерү өчен акча җыюга тавыш бирде. Бүген исә, Киров урамында юлларны төзекләндерү эшләре бара.

27.09.2017
Мәйдан авылының Совет урамына таш җәю эшләре башкарылды.

27.09.2017
Мәйдан авылында грант буенча эшләр башланды. Юл төзекләндерү эшләрен ИП”Мухутдинов” алып бара.

27.09.2017
Мәйдан авылының Рожновский сусаклыгычын автоматлаштырдылар.

26.09.2017
Мәйдан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре юл буйларын тәртипкә китерделәр, җыештырдылар.

26.09.2017
Тенки Урманчылыгы бистәсендә эчәргә яраклы суга  яңа күпсыйдырышлы савыт урнаштырдылар.

31.08.2017
Мәйдан авылының Совет урамында, медицина хезмәткәре өчен төзелгән йортта, газ кертү эшләре башланды.

29.08.2017
Тенки Урманчылыгында һәм Якты Йолдыз авылында суүткәргеч системасын төзекләндерү эшләре башкарылды.

29.08.2017
Мәйдан авылы җирлегендә су саклагычының әйләнә-тирәсен чүп-үләннән арындыру эшләре башкарылды.

01.07.2017
Мәйдан авылының Кооператив урамында таш җәйгән юлны тигезләү эшләре башкарылды.

01.07.2017
Мәйдан авыл җирлегендә кабат өмә уздырылды, барлык оешмалар да катнашты.

01.07.2017
Мәйдан авыл җирлегенең 1 нче Май урамында юлларны тигезләү эшләре башкарылды.

 


01.07.2017
Мәйдан авылының Кооператив урамында юлларга таш салу эшләре бара.

01.07.2017
Белдерү
Мәйдан авылы башкарма комитеты Сулица елгасында су коенуны тыя. Сәбәбе: елгада суның температурасы түбән.

23.06.2017
Мәйдан авыл җирлегендә тирә-юньне тәртипкә китерү эшләре дәвам итә.

23.06.2017
Мәйдан авыл җирлеге башкарма комитетеы хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмасы ярдәме белән, федераль трассаны чүп-чардан арындыру эшләре башкарылды.

23.06.2017
Н.П.Прохоров ярдәме белән, Мәйдан мәдәният йорты вокаль ансамбле өчен, сәхнә костюмнары тектерелде.

07.06.2017
Медицина хезмәткәре өчен төзелә торган йортны койма белән әйләндереп алу эшләре төгәлләнде.

27.05.2017
Мәйдан авылында зиратны рабица белән әйләндереп алу эшләре төгәлләнеп килә.

25.05.2017
Мәйдан авылының төньяк-көнчыгыш өлешендәге чүп-чар өеме юк ителде, тирә-юне  чистартылды.

19.05.2017
Мәйдан авылы җирлегендә авыл зиратының коймаларын тоту эше дәвам итә.Хәзер баганалыкларны буяу эше бара.

19.05.2017
Яңа төзелгән бинага су кертелде, траншеяне күмү эшләре бара.

19.05.2017
Медицина хезмәткәре өчен төзелгән йортка су кертү эшләре бара.

19.05.2017
Мәйдан авылында медик өчен йорт төзү эше дәвам итэ. Йортны сайдинг белән тышлау төгәлләнде.

19.05.2017
Мәйдан авылы кибетләрендә һәм мәгълүмат такталарында туляремия авыруы турында язып эленде.Монда, бу авырудан ничек саклану чаралары турында язылган.


18.05.2017
Зиратның тирә-ягын әйләндереп алу эшләре башланды. Бу эш халыктан җыелган акчага эшләнә.

16.05.2017
Мәйдан авылы җирлеге территориясен җыештыру эшләре үткәрелде.

16.05.2017
Мәйдан авылы җирлегенең Кооператив урамында авыл урамы яктырткычларын ремонтлау эшләре башкарылды.

16.05.2017
Мәйдан авылы җирлегендә, Югары Ослан районы Мәйдан авылы җирләрен дөрес куллану  һәм төзелеш эшләре кагыйдәләре турында җыелыш үткәрелде.

27.04.2017
9 Май бәйрәме якынлашу уңаеннан, Мәйдан авылы җирлеге башлыгы, ирләре Бөек Ватан сугышында катнашкан тол хатыннарга бүләкләр өләште.

26.04.2017
Мәйдан авылы җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, китапханә эшчеләре федераль трассаны чүп-чүчардан чистартуда катнаштылар.

19.04.2017
Мәйдан авылы җирлегендә,  мәдәният йортында эшләүчеләр һәм авыл советында эшләүчеләр, тирә-юньне тәртипкә китерү максатыннан, өмә үткәрделәр.

04.04.2017
Мәйдан авылы  җирлегенең Совет урамында электр лампаларын амаштырдылар.

04.04.2017
Югары Ослан районы Мәйдан авылы җирлеге башлыгы җыелыш үткәрде. Җыелышта авыл җирлегендә  янгынга  каршы тору мәсьәләләре каралды.

24.03.2017
Мәйдан авылы җирлеге башкарма комитетында эшләүчеләр ата-аналар комитеты конкурсында катнаштылар.Конкурста Мәйдан мәктәбе ата-аналары комитеты “Гаилә һәм мәктәп” темасына  проект тәкъдим иттеләр.

24.03.2017
Мәйдан авылы җирлегенең  Кооператив урамында урамдагы яктырткычлар төзекләндерелде, яңага алмаштырылды.

21.02.2017
Мәйдан авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара булып узды.
Чарада татар һәм рус халкының фольклор үрнәкләре күрсәтелде. Ике дәүләт телендә мәктәп укучылары тизәйткечләр, табышмаклар әйттеләр, бишек җырлары тыңладылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга төрле элеккеге уеннар турында сөйләделәр. Алар белән төрле хәрәкәтле уеннар, йола уеннары уйнадылар. Соңыннан китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.

20.02.2017
Мәйдан авылы җирлегендә, яңа эшли башлаучы медицина хезмәткәре өчен, яңа йорт төзү эшләре башланды.

20.02.2017
Мәйдан авылы җирлегендә фелҗдшер өчен йорт төзү эшләре дәвам итә. Йортның тәрәзәләре, ишекләре куелды, Түбә ябу эшләре башланды.

17.02.2017
Мәйдан авылы җирлегендә юлларны кардан чистарту, киңәйтү эшләре башкарылды.

16.02.2017
Мәйдан авылында фельдшер өчен йорт төзү эшләре дәвам итә. Ике көн эчендә стеналары күтәрелде.

14.02.2017
14 нче февраль  көнне бөтен дөнья  Гашыйклар көнен билгеләп үтә. Бу көнне Мәйдан мәдәният йортында. “Бар да яратудан башлана” дигән исем астында уен-тамаша узды. Укучылар конкурсларда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан бер-берсен котлап открыткалар бүләк иттеләр.

06.02.2017
Бүген, 6 нчы февраль көнне, Мәйдан авылында гомер итүче Сафонова Валентина Павловнаның 90 яшьлек юбилее булын узды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы ярдәмчесе Осянин В.В. килде.

03.02.2017
Мәйдан авылы җирлегендә өченче референдум буенча халыктан акча җыю эшләре бара. 1 нче февральгә  тиешле сумманың 40,7% җыелды.

27.01.2017
27 нче гыйнвар – Ленинградның чолганыштан чыккан көне. Бу истәлекле датаны бөтен дөнья билгеләп үтә.  Бу көнне Мәйдан авылы китапханәсе, мәдәният йорты,мәктәп укучылары  белән хәтер дәресе үткәрделәр. Алып баручылар ,укучыларга, Ленинград халкының батырлыгы турында сөйләделәр. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе куелды.
Үткәрелгән чара, бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

14.01.2017
Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Михеев В.В.,  узган, 2016 нчы елга авыл халкы алдында йомгаклау чыгышы ясады.  Шулай ук, киләсе 2017 нче елга билгеләнгән бурычлар турында хәбәр итте.

07.01.2017
7 нче гыйнвар көнне, Мәйдан авылы мәдәният йортында, балалар өчен төрле чаралар үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләрне Кыш бабай котлады, әйлән-бәйлән уйнарга чакырды, төрле уеннар үткәрде. Билгеле, беркем дә бүләксез калмады. Балалар өчен иң зур бүләк – батутида сикерү булды.  

07.01.2017
Рәштуа  бәйрәме– иң якты , шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе.
7 нче гыйнвар көнне, Мәйдан мәдәният йортында, зур бәйрәм булып узды. Алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләделәр. Бәйрәмдә, шулай ук, төрле уеннар, табышмаклар, мәкальләр конкурсы булды. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 9 гыйнвары, 10:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International