Яңалыклар 2017

21.12.2017
“Кар шәһәре”
13 енче декабрьдән  25 енче декабрьгә кадәр Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары һәм укытучылары районда башланган конкурста актив катнаша башладылар һәм кардан төрле әкият персонажларын ясап куйдылар.Конкурс эше дәвам итә.


21.12.2017
“Шугалак ясау”
Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары шугалак ясый башладылар.Кышкы каникулларда балаларга файдалану өчен тагын бер спорт төре ачылачак.

21.12.2017
“Яңа Ел әкияте”
Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа Ел бәйрәменә әзерлек  кысасында  укучылар төрле материаллардан мәктәпне бизәделәр.Яңа Ел әле алда, ә әкияте килеп җитә.


13.12.2017
Шеланга  авыл җирлегендә Идел елгасы периметр буенча елга бозына чыгу тыела турында  игъланнар эленеп куелган.

13.12.2017
“Сыйныф җитәкчеләренең җыелышы”
11 нче декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең җыелышы булып узды.Җыелышта төрле сораулар күтәрелде:Зимфира Переведенцева гаилә һәм мәктәп бәйләнеше турында искә төшерде,укытучы-оештыручы Елена Никонова яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында әйтте, Василий Соляр бәйрәмнәрдә куркынычсызлык турында искә төшерде,  Татьяна Фокеева балаларны  лагерҗга ял итәргә йөртү турында сөйләп китте, ә сыйныф җитәкчеләре үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.

13.12.2017
“Сирия балаларына”
13 декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Сирия балаларына” акция кысасында 1-8 енче сыйныф укучылары актив катнаштылар.Һәрбер бала зур теләк белән яхшылык эшләргә омтылды.


13.12.2017
“Сирия балаларына”
12 нче декабрь көнне “Сирия балаларына” акция кысасында бишенче сыйныф җитәкчесе Надежда Каменщикова балалар белән бергәләшеп уку-язу әсбапларын җыйдылар.Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә әйберләр җыелуы дәвам итә.


13.12.2017
“Рәссәй Конституөия көне”
12 нче декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучысы Надежда Каменщикова 5 енче сыйныф укучылары өчен чара үткәрде.Балалар дәүләт символикаларын искә төшерделәр һәм викторинада катнаштылар.


13.12.2017
“Көндә Рәссәй белән горурланам”
9 нчы декабрь көнне “Көндә Рәссәй белән горурланам” проект кысасында  Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең юнармейцлары Рәссәй тарихы буенча тестированиесендә катнаштылар.Төп максат Рәссәй Федерациясе тарих белгечләренең дәрәҗәсен бәяләү иде.

13.12.2017
“Син Коституцияне беләсеңме?”
12 нче декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих укытучысы Лариса Виноградова 8-10 нчы сыйныф укучылары өчен “Син Конституцияне беләсеңме?” дигән темага чара үткәрде.Бу чара Конституциянең 24-еллыгына багышланган иде һәм укучылар төркемнәргә бүленеп  конституция буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр,ә чара җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.


 

 

12.12.2017
Шеланга авыл җирлегенең административ бинасында Югары Ослан районының Многофункционаь  үзәге җитәкчесе Сибгатуллина Светлана Константиновна гражданнарны кабул итте.

12.12.2017
Шеланга  авыл җирлеге торак пунктларның урамнарына юлларны кардан чистарту буенча  техника чыкты.

11.12.2017
Шеланга  авыл җирлеге башлыгы   В. В. Майоров, Шеланга авыл җирлегенен башкарма комитетынын җитәкчесенен вазифаларын башкаручы  Л. Х. Закирова, Шеланга  авыл җирлегенен  ВУС белгече  В. А. Емельянова " Гражданнарны  контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә җәлеп итү” буенча лекция тыңладылар.    

11.12.2017
“Физик тәрбия буенча олмпиада”
8 нче декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең  унберенче сыйныф укучысы Дмитрий Потягунин Югары Ослан “Чемпион” спорт комплексында узган VIII нче бөтенрәссәй физик тәрбия буенча олимпиадасында катнашты һәм җиңде. Укучы Югары Ослан районын якларга Казан шәһәренә барачак, без аңа уңышлар телибез.

11.12.2017
“Антитеррор саклану”
6 нчы декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә антитеррор саклану комиссиясы булып узды һәм мәктәпнең бинасына саклану буенча икенче категория бирелде.

11.12.2017
“Укытучыларның җыелышы”
8 нче декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучыларның җыелышы булып узды.Мәктәп бинасының куркынычсызлыгы сораулары күтәрелде, беренче еллык нәтиҗәләре искә алынды, шулай ук Яңа Ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм кышкы лагерьның  оештыруы турында сүз барды.

11.12.2017
“Код сәгате”
7 нче декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә информатика укытучысы Лилия Курамшина 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Код сәгате”исемендә чара үткәрде.Укучылар заманча компьютер техникасын куллану кирәклеген беләләр иде, бу өлкәдә төрле белгечләр күбәя һәм еш кына IT-белгечләренә исем бирүе проблемага әверелә икәнен блиө-викторинадан белделәр.

08.12.2017
«Имтиханнарга әзерләнәбез”
7 нче декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә  сайланган имтиханнар буенча тугызынчы сыйныф укучылары өчен сынап карау имтиханы булып узды.Бу эш балаларның имтиханга карата әзерлеген  ачыклау өчен эшләнелә.

08.12.2017
“Яшҗтәшләрнең эзләре-2017”
1-3 нче декабрьгә кадәр Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары Василий Соляр җитәкчелегендә “Яшьтәшләрнең эзләре-2017” фестивалендә катнаштылар. “Эзләнү җыры”  номинациясендә Илья Самойлычев беренче дәрәҗәдәге лауреат булды,  ә Виолетта Крайнова “Патриотик җыры” номинациясендә лауреат дипломына лаек булды.

08.12.2017
“Әдәбияттән нәтиҗәлек инша язуы”
6 нчы декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә унберенче сыйныф укучылары  төрле темалар буенча әдәбияттән нәтиҗәлек инша яздылар.Аларга уңышлар телибез!

07.12.2017
06.12.2017 ел.  Шеланга авылынын  мәдәният йортында Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының урынбасары С. В. Осянин, Шеланга авыл җирлеге башлыгы В.В. Майоров, Югары Ослан районы ветераннар Советы рәисе Р. С. Троицкая, Югары Ослан районынын  Хәрби комиссариатының башлыгы Рөстәм Шакиров, Югары Ослан муниципаль районынын мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова, "Укучылар Йорты" директоры Нәзилә Биктаһирова катнашында “Ватаныбыз геройлары”  көненә багышланган  чара үтте.
Бу истәлекле көндә Югары Ослан районының 12 мәктәп укучылары Ватаннга һәм бөтен Гаскәри хезмәткә ант иттеләр.
Шулай ук балаларны  алар өчен истәлекле вакыйга белән   Югары Ослан муниципаль районынын  мәгариф Бүлеге хезмәткәрләре Екатерина Воронцова, Лилия Галимуллина  һәм Югары Ослан муниципаль районынын  " Бөтенроссия балалар – яшүсмерләр хәрби – патриотик иҗтимагый хәрәкәте ЮнАрмия” бүлеге башлыгы Василий Соляр  котладылар.  


06.12.2017
07.12 2017 ел.  Шеланга авылында Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының урынбасары С. В. Осянин, Шеланга авыл җирлеге башлыгы В.В. Майоров һәм полиция хезмәткәре Н.Е. Дергунов катнашында  полиция хезмәткәре эшләү өчен бина  тикшерү үткәрелде.

 

27.11.2017
Шеланга авылыны М. Горький урамы буенча урнашкан су башнясында су насосына ремонт эшләре үткәрелде.

27.11.2017
Хөрмәтл Нагима апа!
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшәгез.
Тиңең белән тигез булып
Сөеп-сөелеп яшәгез.
Сезнен  өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар сезнен өчен генә
Багышласын иде көйләрен.
Бүген 90 яшьлек юбилее белән Яңа-Юл авылында яшәуче Вафина Нагима Зиннатовнаны котладык.
Нагима Зиннатовна гомере буе "Луч Октября" свхозында эшләде, өч бала тәрбияләп үстерде.
Нагима Зиннатовныга Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы урынбасары С. В. Осянин, Минестерства хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү социаль яклау бүлеге начальнигы И. П. Алеева, Югары Ослан районы ветераннар Советы рәисе Р. С. Троицкая һәм Шеланга авыл җирлеге башлыгы В. В. Майоров котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

24.11.2017
Шеланга балалар бакчасында хезмәткә тәрбия кысасында зур яшьтәге төркемдә көндә ашханәдә балалар дежур булырга өйрәнәләр.Тәрбияче Татьяна Максимова “Мин-дежур” дигән исемендәге шөгыль үткәрде.Бу чараның төп максаты ашханә буенча мөстәкыйль дежур булырга иде.

24.11.2017
Шеланга балалар бакчасында кечкенә яшҗтәге төркемдә “Әниләр көне”нә әзерлек бара.Балалар җырлар, шигырьләр һәм үз куллары белән эшләнгән бүләкләр әзерлиләр, барысын да тәрбияче Ольга Палачева белән эшлиләр.

23.11.2017
“Без Татарстан командасында”
Бөтенрәссәй проектлар конкурсында Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе республика этабында катнашты.Нәтиҗәлектә беренче этапта җиңүче булып чыкты.

23.11.2017
«Имтиханнарга әзерләнәбез”
23 нче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә  сайланган имтиханнар буенча тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен сынап карау имтиханы булып узды.Бу эш балаларның имтиханга карата әзерлеген  ачыклау өчен эшләнелә.

22.11.2017
«Әдәбияттән инша язу»
22 нче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә унберенче сыйныф укучылары район бүлгеннән килгән темамлар буенча инша яздылар. Күбесе беренче меманы сайлап, үз фикерләрен аңлатырга тырыштылар.

22.11.2017
“Хатаны тап” конкурсы.
22 нче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Иннополис” мәктәбендә узган “Хатаны тап”дигән республика конкурсында катнаштылар.

21.11.2017
«Политик мәглүмат»
21 нче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә унберенче сыйныф укучысы Владимир Максимов укучыларны политик мәглүмат белән таныштырды.Владимир Путинның чыгышы турында , шулай ук чыгышында Эльдар Рязанов һәм Михаил Ульянов шикелле шәхесләр белән тыныштырды.

19.11.2017
19 ноябрьдә Шеланга  авыл җирлеге территориясендә Шеланга авыл җирлегендә урнашкан зиратларга кадәр юл төзелеше, кое һәм чишмәләр торгызу мәсьәләсе буенча референдум булып  узды.
825 кеше тавыш бирүдә катнашкан - референдумда катнашучылар исемлегенә кертелгәнән гомуми саныннан 77,46 % тәшкил итә:
“Әйе”- дип 43,39 % тавыш бирделәр;
“Юк” – дип 56,61% тавыш бирделәр.

17.11.2017
Шеланга авылында К. Цыпкин урамында урнашкан су каланчасы  су насосын алыштыру буенча эшләр үткәрелде.

17.11.2017
Шеланга авылында К. Цыпкина һәм М. Горький урамнары буенча яңа яктырткычлар кую эше узды.  Нариман авылында кешеләр гаризалары буенча эшләмәгән лампалар һәм фонарьларны алыштырдылар.

17.11.2017
Территориясендә Шеланга авыл җирлеге территориясендә Шеланга авыл   административ бинасында Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы урынбасары С. В. Осянин гражданнарны кабул итү  үткәрде. Сергей Викторовичка үзләренең сораулары белән 4 кеше мөрәҗәгать итте.

17.11.2017
Сынап карау имтиханы.
2017 елның 17 нояберендә Шеланга урта мәктәбе унберенче сыйныф укучылары белән математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Математика укытучысы Хусаинова Ә. Г. шәхси пакет эчендә нәрсәләр булырга тиешлеге турында сөйләде.Укытучы  бланкларны дөрес итеп тутырырга  өйрәтте. Сынап карау имтиханы анализлары балаларга алдагы әзерлекләрен дөрес итеп оештырырга ярдәм итәчәк.

17.11.2017                                  
«Юмартлык акциясе»
17 нче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Ярдәмчелек” акциясе кысасында унынчы сыйныф укучылары Клавдия Евстафьева янына бардылар. Укучылар ялгыз кешегә ашамлыклар алып кайтырга булыштылар, шулай ук өйдә җыештырдылар . Һәрбер отрядка ялгыз кеше сайланган иде, шуна күрә атна саен укучылар аларга булышачаклар.

17.11.2017
Игътибар
Хөрмәтле Шеланга авыл җирлеге яшәүчеләре 19 ноябрьдә Шеланга  авыл җирлеге территориясендә Шеланга авыл җирлегендә урнашкан зиратларга кадәр юл төзелеше һәм кое һәм чишмәләр торгызу мәсьәләсе буенча референдум узачак. Барлык яшәүчеләргә  үтенеч-  үз сайлау участокларына килеп үзенең фикерен  калдыру.

16.11.2017
“Юмартлык дөньяны саклый”
16 нчы ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч  сыйныф укытучылары Татьяна Бурханова һәм Татьяна Фокеева 2-3 сыйныфлар өчен “Юмартлык дөньяны саклый” дигән сыйныф сәгатен уздырдылар . Балалар командаларга буленеп мәкалҗләр төзделәр һәм юмартлык агачы утыртып аның яфракларына мәктәпкә, өйгә һәм табигатькә карата яхшы эшләгән эшләрен яздылар. Шулай ук төрле ситуацияләрне сәхнәләштерделәр һәм күңелле җыр белән чара тәмамланды.  

16.11.2017
“Модернизация сәбәбе белән үзгәрелгән укытуның оештыруы”
15 енче ноябрь көнне Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары оештырылды.Семинарда “Белем бүлеге”нең  мөдире Людмила Абрамова чыгыш ясады һәм укытучыларны телне укытырга чакырды, шулай ук Югары Ослан муниципаль районында бөтен мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбият фәне буенча бердәм эш программасын төзү буенча сораулар күтәрелде.

15.11.2017
Сынап карау имтиханы.
2017 елның 15 нояберендә Шеланга урта мәктәбе тугызынчы сыйныф укучылары белән математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Математика укытучысы Хусаинова Ә. Г. шәхси пакет эчендә нәрсәләр булырга тиешлеге турында сөйләде.Укытучы  бланкларны дөрес итеп тутырырга  өйрәтте. Сынап карау имтиханы анализлары балаларга алдагы әзерлекләрен дөрес итеп оештырырга ярдәм итәчәк.

14.11.2017
“Инглиз теленнән диагностик тестированиесе”
14 енче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4, 6, 8 енче сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тестированиесендә катнаштылар.Бу эштә һәрбер бала фән буенча үз сәләт мөмкинлекләрен күрсәтә алды.

14.11.2017
«Сигезенче сыйныфта ата-аналар җыелышы”
14 енче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә сигезенче сыйныф укытучысы Василий Соляр укучылар һәм укытучылар белән бергә җыелыш үткәрде.Җыелышта төп өч сорау торды: беренче- беренче чиректә  уку буенча өлгерлек; икенче-дәрестә үз-үзләрен тотыш турында сүз барды, ә өченче- мәктәптә татар теле өйрәнүенә багышланды.Бөтен куелган сорауларга җаваплар бирелде,ә өченче сорау буенча мәктәп директорына сүз бирелде.

13.11.2017

«Политик мәглүмәт»
13 енче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми беләм бирү мәктәбендә иртәнге төзелем вакытында 9 енче сыйный укучысы Снежанна Ягудина укучылар өчен Рәссәйдә һәм дөньядагы булган яңалыкларны сөйләп китте.

13.11.2017
«Рус теленнән олимпиада”
13 енче ноябрь көне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары муниципаль дәрәңәсендә рус теленнән олимпиадада катнаштылар .Укучылар үз белемнәрен күрсәтергә тырыштылар.

11.10.2017
Шеланга авылы К. Цыпкин урамында урнашкан су каланчасы буенча ремонт эшләре дәвам ителә:  су насосын урнаштырдылар .

10.11.2017
МУП "Шеланга" директоры Земфира Ахмарова  халык белән эш алып бара :  су  һәм  каты көнкүреш калдыклары чыгару буенча файдаланган өчен  түләүгә  квитанцияләр тарата.

10.11.2017
Шеланга авыл җирлеге Башкарма комитеты  хезмәткәрләре: Лилия Закирова, Любовь Синичкина, Любовь Сандомирова Шеланга авыл җирлеге халкы белән эш алып баралар : салым буенча белдерү таратылар.

10.11.2017
“Мәктәп активының җыелышы”
9 нчы ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп активының җыелышы булып узды.Тәрбия буенча директор урынбасары Зимфира Переведенцева укучыларны Рәссәйдә укучылар хәрәкәте эшенең принциплары белән таныштырды.Һәрбер отряд-взводка бу эштә төрле юнәлешләр буенча биремнәр бирелде.

10.11.2017
“Без яңадан алда”
9 нчы ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә иртәнге төзелеш вакытында Шеланга авыл мәдәният йортының директоры Любовь Сандомирова  10 ынчы сыйныф укучысы Дарья Михайлованы җиңү белән котлады.Укучы муниципаль этабында “Этнограф сувениры” номинациясе “2017 Туристик  сувениры” республик конкурсында катнашты.Конкурска укучы милли татар аяк киемен җибәргән иде.

10.11.2017
7 нче ноябрь көнне Югары Ослан районында форум узды. Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Зимфира Переведенцева җитәкчелегендә “Лидер основалары”ның түгәрәк членнары катнашты.Укучылар өч сәгать дәвамында төрле юнәлешләрдә социаль проектлар эшләделәр.Нәтиҗәлектә барысы да грамоталарга лаек булдылар, шулай ук Рәхмәт хаты белән укытучы да бүләкләнде.

10.11.2017
“Политик мәгълүмат”
Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә атна саен политик мәгълүмат алып барыла. “Ватанның Уллары” балалар оешмасының төп политологы Анастасия Недышилова  график оештырды һәм һәрбер отрядның политологлары һәр дүшәмбе көне саен барысына да иртәнге төзелеш вакытында политик яңалыклар белән таныштыралар.Балалар яңалыкларны сөйләп кенә китмиләр, ә шулай ук үз фикерләрен дә белгертәләр.Бу чара политик һәм хокукый белемнәрне үстерә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән узара бәйләнешкә өйрәтә.

10.11.2017
“Халыклар дуслыгында-Рәссәйнең бердәмлеге”
7 нче ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучы-оештыручысы Елена Никонова “Халыклар бердәмлек көне” кысасында чара үткәрде.Чара вакытында укучылар туган илгә карата яратуы һәм аның гореф-гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен хөрмәт итү турында сөйләштеләр.Нәтиҗәлектә нинди генә милләтле кеше булса да анысы мөһим түгел,ә ул яхшы, ярдәмчел кеше булырга тиеш дигән фикергә килделәр.Чара күңелле флешмоб белән тәмамланды.

10.11.2017
“Патриот” түгәрәге.
Яңа уку елыннан бирле Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә өстәмә белем бирү оешмасының эше дәвам итә.Иң яраткан түгәрәкләренән берсе “Патриот” түгәрәге.Җитә

10.11.2017
“Укытучыларның җыелышы”
10 ынчы ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар арасында хокукый бозу профилактикасы буенча укытучыларның җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Лидия Ледяева сыйныф җитәкчеләренә риск төркемнәрендә торган балаларның ата-аналары белән актив мөнәсәбәттә булырга киңәш бирде.Шулай ук  җыелышта төркемнәрдә татар телен укыту һәм үтәү дисциплинасы проблемаларын искә алдылар.

10.11.2017
“Физик тәрбия бирү укытучыларының семинары”
10 ынчы ноябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе физик тәрбия бирү укытучылары Роза Аббазова һәм Елена Никонова “Олимп” Казан спорт комплексы базасында узган семинарында актив катнаштылар.

08.11.2017
Шеланга  авыл җирлеге башлыгы  Майоров В. В. ,мәдәният хезмәткәрләре: Любовь Сандомирова, Любовь Синичкина  һәм  Шеланга авылы ветераннар Советы председатетеле  Надежда Талова котладылар Шиваров Евгениий Александровичны юбилее белән котладылар, аңа сәламәтлек һәм озын гомер  теләделәр.

07.11.2017.
Мәдәният хезмәткәрләре: Наталья Шатунова, Любовь Синичкина, Любовь Сандомирова     һәм укытучысы Шеланга авылы урта мәктәбенен укытучысы  Елена Никонова Шеланга урта мәктәбе укучылары өчен  "Бөек Октябрь социалистик революциясе”  бәйрәм итү кысаларында 100 еллыгына багышланган  " Октябрь инкыйлабы тарих көзгесендә" дигән тарихи сәгать үткәрделәр.
“Татулык һәм тынычлык көне”  барлык карашлар корбаннары истәлегенә билгеләнгән иде, без аны 7 ноябрь көнне билгеләп үткәрәбез. Бу  төрле сәяси карашлы кешеләрнен татулык һәм тынычлык көне.

04.11.2017
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
90 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын туксанны.
Шеланга  авыл җирлегенен Берек авылында яшәүче Сибгатуллина Гәзизә Сафиевныга 90 яшь тулды. Газиза Сафиевныны олы юбилее белән Югары Ослан районы Башлыгы М. Зиатдинов, Шеланга авыл җирлеге башлыгы В. Майоров котладылар.
Газиза Сафиевна Куйбышев районында Измери авылында укытучы гаиләсендә туды. Мәктәпне тәмамлагач педагогия училищесына укырга керә һәм 1946 елда РАНО бүлү буенча Берек авылыдагы мәктәпкә укытырга килә. 1948 елда физкультура укытучысына кияүгә чыга. Бергә алар 55 ел яшәделәр,  4 улы һәм 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Газиза Сафиевныда 14 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.

01.11.2017
Шеланга авыл җирлеге  башлыгы  Валерий Майоров, авыл китапханәсе мөдире Любовь Синичкина һәм Любовь Сандомирова Шулаева Борис Викторовичны 85 яшлек юбилее белән котладылар. Аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Борис Викторович үзенең биографиясе белән уртаклашты: Мәмәтхуҗа авылында туган анда укыгый  һәм аннан армиягә китә, исән-имин хезмәт итеп кабат авылга  кайта. Аннары хатыны Раиса Васильевна белән Шелангыга  күчеп киләләр. Борис Викторович гомере буе шофер булып эшли.
Борис Викторович белән  Раиса Васильевна ике кыз үстерделәр. Шулай ук аларның өч оныклары һәм өч оныкчыклары бар.

28.10.2017
Шеланга авыл җирлеге башлыгы В. В. Майоров Шеланга урта мәктәбендә үткәрелгән  “Татарстан Республикасы Конституциясена 25 ел” ына багышланган парламент дәресендә катнашты.
Республиканың яңа дәүләтчелеге форма¬лашуы процессында 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе бик әһәмиятле роль уйный. Хәзерге Татарстан дәүләтчелегенең барлык яшәү дәверендә Татарстан Республикасында дүрт тапкыр текстлары, структу¬ралары һәм тәкъдим ителгән принциплары белән өр-яңа конституцияләр кабул ителә. Яңа совет чоры Татарстан конституцияләрен кабул итү һәр очракта совет социалистик дәүләт үсешендә яңа этапны белдерә һәм Татарстанның күпмилләтле халкының моби¬лизациясе өчен мөһим фактор була.   

28.10.2017
Шеланга авыл мәдәният йортында Югары Ослан Башкарма комитеты беренче урынбасары  В. С. Тимиряев катнашында  утыз икенче совет утырышы узды.
Утырышның көн тәртибе: Шеланга  авыл җирлегенең бюджетның керем һәм чыгым өлеше үтәлеше турынд 9 айлык хисап; МУП "Шеланга" хисабы; салым салу базаларын киңәйтү максатыннан җирһәм күчемсез милек объектларына  теркәлгән хокук булмаганнары буенча инвентаризация сораулары.

27.10.2016
Шеланга авылынын К. Цыпкин урамындагы су башнясын кую һәм су җибәрү буенча эшләр давам ителә. Коеда янгын сүндерүчеләр машиналарны тутырыр өчен полугайка куйдылар. Су башнясы буенча сварка эшләре тәмамланды һәм су башнясын су трассасы белән кушатырган траншеясын күмделәр.  

26.10.2017
“Көзге фантазия”
26 нчы октябрҗ көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы-оештыручы Елена Никонова 1-4 енче сыйныф укучылары өчен “Көзге фантазия” исемендәге бәйрәм оештырды.һәрбер сыйныф  кызык номерлар һәм матур төрле костюмнар әзерләгән иде, шулай ук табигый материаллардан ясалган күргәзмә дә оештырылды.Балалар төрле конкурсларда бик кызыксынып катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле булып узды.Нәтиҗәлектә барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр дипломнар белән билгеләнеп үтте.

24.10.2017
Һәр сишәмбе 9:00дан  12:00 кадәр Шеланга үзидарәсе  бинасында күпфункцияле үзәк белгечләре гражданнарны кабул итү буенча эшләр алып баралар. Түбәндәге хезмәтләрне  һәркем алырга мөмкин :
- җир участогына, торак йортка, гаризаны теркәүгә, алып – сату ,бүләк итү килешү төзергә,
- ЕСИА  раслау һәм теркәлү үтәргә һ. б.

19.10.2017
Шеланга авыл җирлеге территориясендә  киләчәк 19 ноябрь референдум сәбәпле гражданнар җыеннары узды .  Шеланга авыл җирлеге башлыгы  В. Майоров  халкы алдында 2015 елда үткән референдум буенча хисап тотты һәм булачак референдум мәсьәләсе турында фикер алышты.

 

18.10.2017
Шеланга авылынын К. Цыпкин  урамында  2016 елның  гражданнар  мөрәҗәгате буенча  электр баганалары алыштыру эшләре бара

17.10.2017
Шеланга авылында К. Цыпкина урамында су башнясы кую буенча эшләр дәвам итә.

18.10.2017
Шеланга авыл җирлеге административ бинасында, Югары Ослан МФЦ (күп функцияле үзәк) белгечләре Һәр сишәмбе гражданнарны кабул итәләр.

18.10.2017
Шеланга авыл җирлеге башлыгы В. Майоров, Шеланга урта мәктәбе укучылары һәм укутучылары, шулай ук 2017 елда хәрби хезмәткә тиешле егетләр Югары Ослан авылында үткән "Хәрби хезмәткә чакырылучы Көне" чарасында катнаштылар.

17.10.2017  
“Мемориал тактаның ачылыу”
14 нче октябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары биология укытучысы Николай Максимов һәм мәктәпнең ветераны Елена Максимова белән бергә Кама Тамагы районы Тәмте авылында Николай Лисин социаль хезмәт героена багышланган мемориал тактаның ачылуы чарасында  катнаштылар.Ачылудан соң Николай Лисин каберенә чәчәкләр салынды.

12.10.2017
Шеланга авылы К. Цыпкин урамында  "Рожнова" су башнясын урнаштыру буенча эшләр үткәрделәр. Су башнясын демонтажлау, күчерү һәм урнаштыру  өчен ҖЧҖ “Технопарк+" тан алынган авыр техника көче белән куелды. Шул техника өчен 100 мен акча түләнде.

16.10.2017
Яңа-Юл авылында урнашкан авыл клубында халык җыены уздырылды, анда 19 ноябрьдә булачак   Референдум мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  Яңа-Юл авылынын халыктан җыелган акчаны 2 кое һәм чишмә төзекләндерү эшләренә барачак.     

14.10.2017
Шеланга авыл җирлеге ВУС билгече Зенфира  Ахмарова Шеланга  АҖ-нең хәрби хезмәткә чакырылучыларны Апас шәһәрендә  узган хокукый белемнәр Мәктәбенең   “Армиягә чакырылучылар Хокуклары "темасына күчмә дәрескә алыпбарды . Хәрби хезмәткә чакырылучыларның Хокуклары турында лекцияләрне  Татарстан Республикасы хәрби комиссары С. Н. Погодин һәм Татарстан Республикасынын  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская укыдылар.

14.10.2017
"Шеланга" МУП директоры бурычлылары булган кешеләр белән эш алып бара.  Су һәм ККК чыгару белән файдаланган өчен бурычлары турында мәгълүматләр  тарата.

12.10.2017
Шеланга авылы К. Цыпкин урамында  "Рожнова" су башнясын урнаштыру буенча эшләр   үткәрделәр. Су башнясын демонтажлау, күчерү һәм урнаштыру  өчен ҖЧҖ “Технопарк+" тан алынган авыр техника көче белән куелды. Шул техника өчен 100 мен акча түләнде.

09.10.2017
Шеланга  авыл җирлеге территориясендә, Югары Ослан районы контроль – хисап палатасының тикшерү уза. Контроль – хисап палатасы рәисе Хурматуллина Лилия Ильфаровна Шеланга авыл җирлеге балансында торган мөлкәтне  тикшерә.

09.10.2017
Шеланга авыл җирлеге ВУС белгече  Ахмарова Зенфира, хәрби хезмәткә чакырылучылар белән эш алып бара.  Медосмотр узу өчен белдерүләр тарата.

29.09 2017
Шеланга авыл җирлеге Башкарма комитет җитәкчесе Закирова Лилия савым сыерлар һәм кәҗәләр булган халык белән эш үткәрде. Татарстан республикасы Министрлар кабинеты 10.02.2017 карары нигезендә “ТР бюджеты акчалары исәбенә Агросәнәгать комплексы дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары” буенча үзләренә субсидияләр алырга хокуклы турында аңлатты

29.09.2017
"Шеланга". МУП директоры  Ахмарова Зенфира  халык белән эш алып бара: су һәм ККК чыгару буенча файдаланган өчен бурычлы кешеләргә белдерү тарата.  

29.09.2017
Шеланга авыл җирлеге ВУС белгече хәрби хезмәткә тиешле егетләргә  чакыру повесткалар  өләшү эше белән мәшгуль.

29.09.2017
шәһәре Башкарма комитеты Хезмәткәрләре Шеланга авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм Шеланга авылы балалар бакчасы хезмәткәрләре чираттагы тапкыр үзләренә беркетелгән юл буе полосаларын җыештырырга чыктылар.

  

28.09.2017
Хезмәткәрләре башкарма комитеты Шеланга авыл җирлег Башкарма комитеты хезмәткәрләре халык белән эш алып баралар: салымнар буенча бурычлары булган кешеләргә хәбәрнамә тараталар.  

28.09.2017
Шеланга авыл җирлеге территориясендә 30-нче советы утырышы булды узды. Анда җирле референдум билгеләп кую турында һәм гражданнар узара салым акчасын кертү һәм куллану буенча мәсьәләләр хәл ителде.

27.09.2017
Шеланга авыл җирлеге башлыгы В. Майоров Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыклары квалификация арттыру “Авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре" программасы буенча укулар узды.

26.09.2017
Җәй апакай, китәсең шул,
Моңсу була, син киткәч.
- Ничек инде китмим,-ди ул,
Артымнан ук көз җиткәч!
Шулай ди дә, ләкин үзе
Барыбер тоткарлана,
Китми тору бераз түзеп,
Кыен түгел бит аңа.
- Әбиләргә булсын шатлык,
Торыйм тагын бер ун көн.
- Кирәкми дә шуннан артык,-
Сулап куйдым мин иркен.
Хафаланып җәй бетә дип,
Ник уйлап торыйм тагы?
Юатырга күңелне бит
Бар әбиләр чуагы!
Кызыл Байрак авылынын мәдәният йорты мөдире Р. Ганиятова авыл клубында хатын-кызлар өчен "Әбиләр чуагы" дигән чара үткәрде. Катнашучылар көз турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар., Төрле уеннарда актив катнаштылар . Күңелле һәм белән позитив белән вакыт үткәрделәр.

26.09.2017
Шеланга авылында урамы буенча К. Цыпкина урамы буенча суүткәргеч  төзәтү эшләре үткәрелде.

25.09.2017
Ел саен бөтен дөнья мөселманнары  үзенең төп бәйрәмнәрен Корбан - Гаитен билгеләп үтәләр. Бу көнне мөселманнар корбан чалалар дәвамында нибары бер ай  бер-берсенә кунакка йөриләр һәм үзләренә кунакларны җыялар .
Менә Яңа Юл халкы да бу кадәттән крыйда калмады. Шамил Закиров (Шеланга ҖЧҖ Заволжье бүлеге Идарәчесе) чалган корбан итеннән шулпа авыз итәргә Яңа-Юл һәм Берк авыллары халкы клубка җыелды. Бәйрәмгә килергә һәм әйбер кайтырга Октябрьский авылынын мәдәният йорты директоры Света Майорова булышты
Бәйрәм башында авыл Мулласы Марат хәзрәт Фәйзуллин бәйрәмнең гадәтләре турында сөйләде, Коръән аятларын укыды. Бәйрәмгә сәламәтлеләре буенча киләлмәгән кешеләргә итне өйләренә тараттылар.
Өлкән кешеләр спонсорга һәм оештыручыларга үзләреннен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

24.09.2017
Яңа-Юл авылында фаҗига авария, көчле җилдә электролиния өзелде. Электриклар оператив эш  ярдәмендә тезәтү эшләре тиз үтте.

15.09.2017
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр юллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә-буранга,
Чын мәгънәсендә Кеше булганга!
Шеланга авыл җирлеге Нариман авылы төп яшәуче Шамсутдинова Мөнирә Зиннәт кызына 15-нче сентябрьдә 95 яшь тулды. Шушы олы юбилее белән Мөнирә Зиннәт кызын Югары Ослан районы Башлыгы М.Г. Зиятдинов, Р. Троицкая һәм Шеланга авыл җирлеге башлыгы В.В. Майоров котладылар.
Кадерле Мөнирә Зиннәтовна!
“Бүген сезнең якты бәйрәмегез – туган көнегез. Без сезгә саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Сезнең яныгызда һәрвакыт үзегезне хөрмәт итүче якыннарыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыларыгыз, тугры дусларыгыз булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюыгыз сезнең йөзегездән бервакытта да качмасын. Сәламәт булыгыз, бәхетле булыгыз!”

15.09.2017
Шеланга авыл җирлеге территориясында урнашкан мәдәният йортында, Шеланга авылы с. Сәйдәшев урам халкы җир-мәлкәт мөнәсәбәтләре палатысы башлыгы Л.П. Потапова һәм Югары Ослан Башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары В.С. Тимиряев белән өчрашу үтте.

08.09.2017
Чакырылыш 2017.
ВУС билгече Зенфира Ахмарова 2017 ел көзендә хәрби хезмәткә мәсьәләләре уздыру буенча киңәшмәдә катнашты.  

05.09.2017
Шеланга авыл җирлеге административ бинасында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.С. Тимиряев гражданнарны кабул итте.

04.09.2017
Шеланга авыл җирлеге башлыгы В. Майоров һәм Шеланга авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Л. Закирова җир һәм капиталь корылма объектларны инвентаризацияләү мәсьәләсе буенча семинарда булдылар.

29.08.2017
Шулай ук балалар батутта сикерделэр.Барлык балалар хэм кунаклар оештыручыларга олы рэхмэтлэрен белдерделэр.

28.08.2017
Шеланга авылы  Садовая  урамы  буенча су торбалары шартлаган.  Башкарма комитеты хезмәткәрләренең көче белән авария хәл ителгән, шартлаган  торбаны   алыштырдылар.

24.08 2017
Шеланга авылында М. Горький урамында су насосы буенча алыштыру җитештергән. Шулай ук скважина тамагы астында будка урнаштыру эшләре һәм автоматика урнаштыру буенча сварка эшләре башланды.

23.08.2017
Шеланга авылында К. Цыпкина урамы буенча су бирү башнясын сүтеп урнаштыру буенча эшләр бара. Бүгенге көндә әлеге су белән тәэмин итү системасы "безбашенной" системасы буенча эшли.

17.08.2017
Шеланга авыл җирлеге территориясында Кызыл Байрак авылында суүткергеч авария аркасында су утечкасы булды. Авария урында төзекләндерү эшләре үткәрелде.

17.08.2017
Шеланга авыл җирлеге территориясында Шеланга авылы Школҗный урамында суүткәргечтезекләндерү буенча эшләр бара.

16.08.2017
Шеланга авылы мәдәният йортында Югары Ослан муниөипаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.С. Тимиряев катнашында депутатлар советы утырышы Утырыш көн тәртибе мәсьәләсе Шеланга авыл җирлеге 2017 елның 1 яртыеллыгы бюджет раслау һәм үтәлеше турында булды.
Шеланга авыл җирлеге Башлыгы В.В. Майоров  2017 елның 1 яртыеллыгында уткән төзекләндерү эшләре турында доклад укыган һәм “Республика көне” уткәру чаралар планы буенча фикер алыштлар.    

16.08.2017
Шеланга авыл җирлеге башкарма комитеты авыл җирлеге башлыгы В.В. Майоров, ветераннар советы рәисе Н.В. Талова һәм сәнгать җитәкчесе Н.В. Шатунова йөзендә Шеланга авылынын төп яшәүчене Зимина Любовь Егоровнаны 80 яшле юбилее белән котладылар.

14.08.2017
Бүген 14.08. тирән белемле кешенен, күпьеллык стажы булган педагог – Максимова Евгения Викторовнанын 80- яшлек  юбилей көне.
Иң изге теләкләр белән Евгения Викторовныга  Шеланга авыл җирлеге башлыгы В.В.  Майоров, Шеланга авылы ветераннар советы рәисе Н.Б. Талова һәм Шеланга авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Н.В. Шатунова мөрәҗәгать иттеләр.
    

13.08.2017
Яңа-Юл авылы клубында фельдшер Инесса Амутбаева “Профилактика острых кишечных инфекций” темасына авыл халкы белән әңгәмә үткәрде.

12.08.2017
Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашу көне – якты вакыйга, ул мәктәп шуклыклары, нык дуслык беренче укутучы һәм беренче кыңгырау, җитди имтихан һәм дулкынландыргыч чыгарылыш турында истәлекләр.
Шеланга авылы мәдәният йортында 1977 нче елның чыгарылыш очрашуы “40 лет спустя” кичәсе булып үтте. Шеланга авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Н.В. Шатунова һәм Шеланга авылы 4 сайлау округы депутаты В. М. Соляр кунуклар алдында узләренен конөерт программысы белән  чыгыш ясадылар.

12.08.2017
Кызыл-Байрак авылы мәчетендә, башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәре - Р.А. Ганиятова һәм Тимур хәзрәт балалар өчен мәчет буенча экскурсия үткәрделәр.
Балалар мөселман кануннары белән таныштылар, намаз уку тәртибен белделәр. Бетен килгән кешегә китаплар буләк иттеләр.

12.08.2017
Шеланга авыл җирлеге территориясында Шеланга авылында яңа су белән тәәмин итү системасы эксплуатаөиягә кертелде.

06.08.2017
Шеланга авыл җирлеге Яңа-Юл авылында мәдәният хезмәткәрләре Сәрия Ефимова һәм Наталья Шатунова балалар өчен “Җәйге уеннар” чарасын уткәрделәр. Бәйрәмдә клоуннар Капа һәм Тоша конкурсла, эстафеталар, викторина һәм уеннар оештырдылар. Балаларны тәмле-томлы призлар белән бүләкләделәр.

03.08.2017
Шеланга авылы мәдәният йортында Экология елына багышланган “Йорәгемә якын туган ягым” исемендә балалар өчен тематик викторина узды. Балалар табышмакларга, сорауларга җаваплар бирделәр, табигать тавышлары тыңладылар. Күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрделәр.

29.07.2017
Шеланга авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Любовь Синичкина һәм Любовь Сандомирова Шеланга авылы мәдәният йорты территориясында төзәкләндерү мәшгульләр.


28.07.2017
Шеланга авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Шеланга авылы мәдәният йорты территориясында төзәкләндерү мәшгульләр:  газон үләнен чәчәләр.

28.07.2017
Шеланга авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре халык белән эш алып баралар:салымнар буенча бурычлар турында мәгълүматлар  тараттылар.

28.07.2017
Шеланга авылы балалар бакчасы капиталь ремонт үткәрү кысаларында Шеланга авыл җирлеге башкарма комитеты балалар бакчасы территориясында коймалар урнаштыру буенча эшләрен үткәрде.

19.07.2017
Шеланга авылында “Шеланга” причалы  юлы ремонтлау буенча эшләр үткәрелде.

19.07.2017
Шеланга авылы балар бакчасындага капиталь ремонты ахырына якынлаша. Шеланга авылы башкарма комитеты хезмәткәрләре балалар бакчасын җиештырунда ярдәм күрсәттеләр.

19.07.2017
Шеланга авылы балар бакчасындага капиталь ремонты ахырына якынлаша. Шеланга авылы башкарма комитеты хезмәткәрләре балалар бакчасын җиештырунда ярдәм күрсәттеләр.

16.07.2017

Шеланга авыл җирлеге территориясында Шеланга авылынын Октябрьский урамында юл ремонтлау буенча эшләр бара.

08.07.2017
Шеланга авыл җирлеге территориясында Югары Ослан җитәкчеләре һәм Шеланга авылы С. Сәйдәшев урамы яшәүчеләре белән чираттагы очрашу узды.
Очрашуда Югары Ослан районы башкарма комитеты урынбасары җитәкчесе – В.С. Тимиряев, Югары Ослан районы прокурор ярдәмчесе Р.Р. Гарифуллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы киңәшчесе З.З. Мингазов һәм Югары Ослан милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы башлыгы Л.П. Потапова катнаштылар. Анда С. Сәйдәшев урамы яшәүчеләренен йорт һәм җир мәсьәләләре буенча рәсмиләштерү сораулары каралды.
 

08.07.2017
Шеланга авылы җирлеге Башлыгы  В. Майоров  һәм  Шеланга авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Шеланга  авылында төп яшәүче-Мордвинова Елена Алексеевнаны  юбелей көне белән котладылар.  Аңа тормышында күп  уңышлар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләнде.
Елена Алексеевна озак еллар Шеланга авыл амбулаториясында акушер – гинеколог булып эшләгән. Шеланга авыл җирлеге халкына дөньяга килергә булышкан.

08.07.2017
Шеланга авыл җирлегендә  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган акөия узды. Гаилә парларга бәйрәм символлары-ромашка чәчәкләре бүләк ителде.

 

07.07.2017
МУП “Шеланга” директоры З. Ахмарова Шеланга җирлегендә урнашкан Нариман авылы халкы белән чуп-чарны чыгару турында килешү төзеп йөри.

06.07.2017
Шеланга авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм Шеланга авылы депутатлары урамнар буйлап йөри торган малга каршы көрәш эшен алып баралар. Штраф турында мәгълумәт таратып йөриләр.

03.07.2017
Шеланга авылы җирлеге Башлыгы В. Майоров Кзыл-Байрак авылында төп яшәүче-Мөхәметзянова Тәскирә Закир кызын юбелей көне белән котлады.В. Майоров аңа уңышлар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Закир кызы Тәскирә тормыш иптәше белән гомер буе Кзыл-Байрак авылында яшәп “Луч Октября” савхозында сыер савучы булып эшләгән,
ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

02.07.2017
Шеланга авыл җирлегендә төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә. Юл крыларынан улән чабу  буенча трактор эшли.

30.06.2017
Шеланга авылы М.Горький урамы яшәүчеләрдән су колонканын кранын алыштыру буенча утенче белән гариза керде.
Су краны алыштыру буенча эшләре башкарылды.

30.06.2017
Шеланга авыл җирлеге башкарма һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре милли Сабан туе бәйрәмен әзерләүдә катнаштылар.

24.06.2017
“Әй, балачак, син кая ашыгасың?”
24 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр бик кызык чаралар әзерләгәннәр иде.”Яшь вакытта, әйдә бие” бию турниры ,“Дөрес туклан”-әңгәмәсен тыңлап үтүләре һәм саф һавада уеннар уйнаулары оештырылган иде. Шулай ук полициянең капитаны Артем Русаков балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, су янында сак булырга кушты, төнлә  ата-анасыз урамда йөрүнең чикләү турында әйтеп китте һәм “Наркотикларсыз тормыш” кысасында аларның зыяны һәм кисәтү турында әңгәмә  үткәрде.

24.06.2017
“Сабантуй”
24 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда Сабантуе булып узды.Балалар яхшы укучыларны алкышлар белән каршыладылар, ә аннан соң командаларга бүленешеп, бер-берсенә яхшы кәеф бүләк итеп, уеннарда катнаштылар.Бик тырышып уйнадылар, уеннары кызык иде, ә нәтиҗәлектә дуслык җиңде.

24.06.2017
“Сау бул лагерь”
24 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренең ябылуы булып узды.Балалар бу көнне рәхәтләнеп биеделәр, җырлар җырладылар һәм икенче елга тагын монда килергә вәгъдә бирделәр.

24.06.2017
“Свияжск утрау-шәһәрчегенә сәфәр”
23 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагерь балалары экскурсия белән Свияжскка барып кайттылар.Балалар музейда, төрле храмнарда, һәм чиркәүдә булдылар- шуның белән утрауның тарихын ихтибар белән тыңладылар,шулай ук  “Русча чәй” дигән мастер-класста катнаштылар.Бу экскурсия балаларга бик ошады һәм истә озакка калыр дип өметләнеп калабыз.

24.06.2017
“Бүләкләү”
24 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда актив катнашучыларның бүләкләве булып узды.Бу балалар бик тырышып бөтен узган чараларда катнаштылар, хәтта башкаларга да булыштылар.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алар белән горурланабыз.

 

23.06.2017
Шеланга авыл җирлегендә урнашкан Шеланга балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә. Сан.техника һәм ишекләрне куйдылар.


22.06.2017
“Хәтер һәм кайгы көне”
22 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагерь балалары Бөек ватан сугышында калган батырларның һәйкәле янына барып чәчәкләр салдылар һәм бер минут тыңлык белән иң зур хөрмәтләрен күрсәттеләр.Ә авыл мәдәният йортының хезмәткәрләре бу көнне балалар өчен сугыш турында фильмнар  һәм җырлар әзерләгәннәр иде.

22.06.2017
22-нче июнь көнендә Кзыл-Байрак авылында мәдәният йөрты мөдире һәм  авыл халкы ифтар мәҗлесен оештырдылар. Кзыл-Байрак мәчетенен мулласы Тимур-хәзрәт намаз һәм сугышта вафат булган сугышчыларга догалар колды. Авыл яшәүчеләре мәҗлесне уткәргән кешеләргә: Ахмеров Шамил, Ганиятов Тагир, Ганиятова Рафиләгә рәхмәтләрен белделделәр.

22.06.2017
Һәр халыкның үз гореф- гадәтләре бар. Бер төп гореф-гадәт ул¬ – изге Рамазан уразасы.
Яңа-Юл авылы халкы да гореф-гадәтләреннән читтә калмады. Яңа-Юл авылынын мәдәният йорты мөдире Сәрия Ефимова һәм авыл хәзрәте Марат абый Файзуллин бөтен авыл яшәүчеләренә Ифтар табыны җыйдылар.  

22.06.2017
Шеланга авыл җирлегендә чираттагы  юл буе полосаларының җыештыру буенча  өмә үтте. 

22.06.2017
Шеланга авыл җирлеге халкы “ Шәм истәлегенә” багышланган акөиясына кушылды.
 

21.06.2017
“Ура, бассейн”
21 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагерь балалары бассейнга барып кайттылар.Рәхәтләнеп су коендылар, биеделәр, шахмат һәм шашка уеннары уйнадылар, шулай ук психолог тренингын уздылар.Һәрберсе үзенең  фикере белән “Ачыктан-ачык алан”ында уртаклашты, шуның белән бер-берсенә яхшы кәеф бүләк итте.

21.06.2017
“Су көне”
21 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр “Су көне”н оештырдылар.Күңелле зарядкадан соң балалар “Тылсымлы сүз”дигән әңгәмә тыңлап үттеләр- моннан алар бер-берсенә карата игътибарлы булырга кирәк икәнен аңладылар, шулай ук  саф һавада уйнадылар, ә кайбер балалар  үзләренең кечкенә стаканнарын эшләп бетерделәр башкаларга булышырга торалар.


19.06.2017
“Туган якны өйрәнү музеена бару”
19 нчы июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагереннан балалар туган якны өйрәнү музеена барып кайттылар.Балалар бик кызыксынып экскурсоводны тыңладылар һәм аңа үз сорауларын бирделәр, викторинада актив катнаштылар һәм Александр Пушкинның әкияләренә рәсемнәр ясадылар.Үзебезнең районыбыз турында күп белделәр, ә кайберләре бу музейда беренче тапкыр булулары иде.

19.06.2017
“Әкият көне”
19 нчы июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр “Әкият көне”н оештырдылар.Сәламәтлек мизгелендә балалар үз сәламәтлекләре турында күбрәк белделәр һәм рәхәтләнеп зарядкага  чаптылар, КВН уйнап алдылар һәм үзләренең яраткан рәсемнәрен ясадылар, шулай ук саф һавада футбол уйнадылар.

19.06.2017
Шеланга авылы Куйбышев урамы  яшәүчеләр үтенече буенча яңа фонарь билгеләнде.


18.06.2017
Шеланга авыл җирлеге территориясында административ комиссия алдагы эше турында игъланнар эленгән.

18.06.2017
Шеланга авыл җирлеге мәдәният йортында Югары Ослан районы җитәкчеләре һәм  С. Сәйдәшев урамы яшәүчеләре белән очрашу узды.
Йорт һәм җир кишерлекләрен шәхси милеккә рәсмиләштерү проөедурасы сорау чишелде.  

17.06.2017
Башкарма  комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре Шеланга авылы зиратын җиештыру буенча чираттагы өмә үздырдылар.

17.06.2017
Югары Ослан авылында Шеланга авыл җирлеге сайлау комиссиясе рәисләре һәм әгъзаларына укыту узды.

17.06.2017
“Җәй көне”
17 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда “Җәй көне” булып узды.Балалар рәхәтләнеп “Стартинейджер” программасында катнаштылар, бик тырышып карандашлар өчен стаканнар ясадылар һәм саф һавада футбол уйнадылар.

16.06.2017
Шеланга авыл җирлеге балалар бакчасында төзекләндерү эшләре дәвам ителә. Территорияны җиештыру эшләре үтте.

16.06.2017
“Тылсымлы әкиятләр” көне.
16 нчы июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе  “Дуслык” лагеренда “Тылсымлы әкиятләр” көне булып узды. Балалар авыл китапханә сенә бардылар һәм әкиятләр викторинасында рәхәтләнеп катнаштылар, ә аннан соң матур рәсемнәр ясадылар.Авыл мәдәният йортының хезмәткәрләре кызык мультфильмнар әзерләгәнннәр иде.Спортзалда командаларга бүленеп, әкият геройларын күрсәтеп кызык уеннар уйнадылар һәм бер-берсенә яхшы кәеф бүләк иттеләр, ә нәтиҗәлектә- дуслык җиңде.

15.06.2017
“Янки-Купала музеена экскурсия”
15 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагерь балалары Янки-Купала музеена экскурсиягә барып кайттылар.Балалар белорус шагыйре турында белделәр һәм экскурсоводка кызыклы сораулар бирделәр.Иң ошаган урын- бу геолог срезы булып калды.

15.06.2017
“Экскурсия көне”
15 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр “Экскурсия көне”н оештырдылар.Поход вакытында үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп-урманга походка барып кайттылар, бер-берсе белән кызыклы табышмаклар чиштеләр, ә аннан соң бергәләшеп футбол уйнадылар.“Ачыктан-ачык алан”ында һәрберсе үзенә ошаган мизгелләрне әйтеп китте.

14.06.2017
«Сюрпризлар көне»
14 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр “Сюрпризлар көне”н оештырдылар.Бөҗәкләр тешләгәннән соң ярдәм күрсәтү турында кагыйдәләрне искә төшерделәр,футбол уйнагач, ике төркемгә буленеп экологик десант уздырдылар,шулай ук җырлар җырладылар һәм биеделәр.Ә сюрприз шунда: Һәрбер бала чәчәктән ясалган яңа костюм уйлап табарга һәм аның белән таныштырырга тиеш була.

 

13.06.2017
“Россия көне”
13 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр “Россия көне”н оештырдылар.Балалар командаларга бүленеп патриотик җырлар җырладылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр, бергәләшеп искиткеч плакат ясадылар, ә нәтиҗәлектә күңелле флешмоб булды.


12.06.2017
“Россия көне”
12 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр Татьяна Бурханова, Раушанья Гафурова   “Россия көне”н үткәрделәр.Балалар командаларга бүленеп  төрле уеннарда, викториналарда катнаштылар.Кунакка “ татар клоун”ы килгән иде, үзе белән “татар кызларын” да алып килгән иде.Балалар кунаклар белән бергә бик тату уйнадылар, биеделәр һәм Россия турында җырлар җырладылар.Чараның нәтиҗәсендә “татар клоун”ы кызык викторина оештырды һәм барысын да тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады.


10.06.2017
Шеланга авыл жирлегендэ Яна Юл авылында мэдэният хезмэткэрлэре кече белэн памятник,ФАП,авыл клубы,чишмэ хэм юл крыендагы улэннэрне чаптылар.

09.06.2017
“Спорт көне”
9 нчы июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр “Спорт көне”н оештырдылар. Янгын куркынычсызлыгы буенча “Шырпы балаларга уенчык түгел” дигән әңгәмә булды, балалар сәламәтлек минуткасында  буй һәм авырлылыкның ярашлылыгы турында белделәр, шулай ук пионербол уеннында ярыштылар, ә нәтиҗәлектә дуслык җиңде.


08.06.2017
“Сәламәтлек көне”
8 нче июнҗ көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр “Сәламәтлек көне”н оештырдылар.Балалар пионербол эстафетасында ярыштылар,дөрес туклану турында белемнәре белән уртаклаштылар һәм “Кадет” өстәмә белем бирү оешмасында белем алдылар.Көн ахырында “ болынында” һәр-берсе  үз фикере белән уртаклашты.

07.06.2017
“Дуслар көне”
7 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр Татьяна Бурханова, Елена Никонова, Раушанья Гафурова һәм Елена Абросимова “Дуслар көне”н оештырдылар.Бу көнне балалар “Вожатыйны тап” дигән уен аркылы бер-берсен яхшырак белә башладылар, “Туган ягым” дигән викторинада актив катнаштылар,шулай ук  җырлар ятлап бер-берсенә яхшы кәеф бүләк иттеләр.

07.06.2017
“Эш һәм ял лагеры”
Эш һәм ял лагеры эше кысасында  Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары мәктәп территориясен төзекләндерә башладылар.

06.06.2017
“Бөек һәм көчле рус теле”
6 нчы июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда тәрбиячеләр Татьяна Бурханова, Елена Никонова һәм Раушанья Гафурова “Рус теле көне”н үткәрделәр.Балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр,ребуслар чиштеләр, бергәләшеп шигырьләр укыдылар һәм Александр Пушкин язган әкиятләрне искә төшереп үттеләр.Чараның ахырында һәрбер бала үз фикерен белгертте һәм бергәләшеп “Рус теле-иң бөек һәм көчле тел”дигән уйга килделәр.

06.06.2017
“Фантазияләр көне”
6 нчы июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе  “Дуслык” лагерендә тәрбиячеләр Раушанья Гафурова, Елена Никонова һәм Татьяна Бурханова “Фантазияләр көне”н оештырдылар.Һәрбер бала уенга үзенең кагыйдәләрен уйлап чыгарырга тиеш иде.Балалар бик оста итеп бу эшне башкарып чыгардылар һәм бер-берсен дә мактарга онытмадылар.

05.06.2017
«Сәләтләр көне»
5 нче июнь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе “Дуслык” лагеренда “Сәләтләр көне” булып узды.Балалар үз сәләтләрен искиткеч итеп күрсәттеләр, шулай ук  “Кадет” түгәрәгенең җитәкчесе Василий Соляр белән бергә юлда йөри кагыйдәләрен кабатладылар.”Футболистлар”  үз отрядларын бик кызык итеп таныштырды.

01.06.2017
“Күчерү турында педсовет”
31 нче май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2-10 ынчы сыйныф укучыларын киләсе сыйныфларга күчерү буенча педсовет булып узды.Укучылар барысы да күчерелде.
 

25.05.2017
“Педсовет”
25 нче май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы  һәм 11 енче сыйныф укучылары йомгаклау аттестациясе имтиханның бирүенә, багышланган педсовет булып узды.Һәрберсе имтихан бирергә рөхсәт алды, ә укытучылар аларга уңышлар теләп калды.

25.05.2017
“Соңгы кыңгырау”
25 нче май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырауга багышланган, тантаналы линейка булып узды.Бу көнне 11 енче сыйныф укучылары  Югары Ослан воекоматының мөдире Рустем Шакиров, , шулай ук беренче укытучыларыннан, сыйныф җитәкчесеннән, дусларыннан, ата-аналарыннан һәм укытучылардан колаулар алды.Җавап сүзләрендә укучылар укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр һәм  мәктәптә уздырган шатлыклы мизгелләрен истә калдырырга вәгьдә бирделәр.

24.05.2017  
Кзыл-Байрак  бистәсендә 22-23 май төнендә янгын булды. Шеланга авыл җирлеге янгын друңинасы төгәл эшләү ярдәмендә янгынны вакытында бетерделәр.

24.05.2017
Йорт терлек кетү чыгару сезоны башланды. Шеланга авыл җирлеге халыгы белән әңгәмә үтккәрелде. Авыллар урамнарында караучысыз калдырган терлек хуҗаларына 1500-3000 кадәр штраф салыначак.

24.05.2017
Шеланга башкарма комитеты җитәкчесе вазываларын башкаручы Л. Закирова Буа шәһәренда 23 май көнне  хәрби учет остәл буенча үткән җыюда катнашты.

23.05.2017
Шеланга авыл җирлеге башлыгы В.В. Майоров һәм мәдәният хезмәткәрләре: Л.А.  Сандомирова, Л.С.  Синичкина тыл хезмәтчене Лебедева Галина Алексеевныны 85 яшлек юбилее белән котладылар.

22.05.2017
Шиланга авыл җирлеге территориясында, икеайлык игълам ителгән кысаларында башкарма комететы, мәдәният һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре юл кырыйларынан чуп-чар җыю буенча эшләр үткәрделәр.

18.05.2017
Шеланга авыл җирлегендә балалар бакчасы капиталҗ ремонты дәвам итә. Хәзер гипсокартон белән обшивка эшләре үткәрелә, шулай ук диварлар штукатур буенча эшләре алып барыла.

29.04.2017
“Җыештыру көне”
29 нчы апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары Бөтенроссия җыештыру көнендә актив катнашты.Бүгенге көндә мәктәп территориясе чүп-чардан һәм коры үләннән чистартылды.

28.04.2017
“Юнармия” проекты
“Юнармия” проекты кысасында укучыларның юнармия район оешмасына керү чарасы булып узды.Район штабының җитәкчесе Василий Соляр юнармейцларга каршы сәлам сүзе белән чыкты һәм район мәктәпләренең укучылары юнармейцларның вәгьдәсен әйтеп уздылар.Чара строй маршы белән төгәлләнде.

28.04.2017
“ ОБЖ дәресе ”
28 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучысы Василий Соляр 6-11 нче сыйныфларда “Химиядән саклану” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес барышында балалар химиядән ничек сакланырга белделәр һәм противогаз киеп карадылар. Шулай ук төрле ситуацияләрдән чыгу сәбәбеннән мәктәптә эвакуация да булып узды.

28.04.2017
“Физика фәне буенча диагностик эш”
28 нче апрелҗ көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә сигезенче сыйныф укучылары физика фәне буенча диагностик эшен башкардылар.Бу эш фән буенча белем барлыгын тикшерү максатыннан уздырылды.

28.04.2017
“Куркынычсызлык тәгәрмәче”
28 нче апрель көнне Югары Ослан мәктәбендә “Татарстан Республикасы юлларында куркынычсызлык” программасының кысасында “Куркынычсызлык тәгәрмәче” конкурсының муниципаль этабы булып узды.Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары Василий Соляр җитәкчелегендә төрле номинацияләрдә актив катнашты.Юлда йөрү кагыйдәләре номинациясендә укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм икенче урынга лаек булды.

28.04.2017
«Габдулла Тукайның 131-еллыгы”
28 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Раушанья  Гафурова 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайның 131-еллыгына багышланган чара үткәрде.Укучылар матур итеп шигырҗләр укыдылар, әкиятне сәхнәләштерделәр һәм бик тырышып викторинаның сорауларына җавап бирделәр.Бу чара югары эмоциональ дәрәҗәдә үтте.

27.04.2017
“Минем яраткан китабым”
27 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбият укытучысы Валентина Самойлычева алтынчы сыйныф укучылары белән бергәләп “Минем яраткан китабым”дигән чара үткәрде.Балалар өйдәге китапханәләр турында сөйләделәр, үзләре яратып укыган китапларын күрсәттеләр һәм иң яраткан әсәрләренә рәсем ясадылар, шулай ук бер әсәрне алып аны сәхнәләштерделәр һәм викторинада актив катнаштылар.Бу чара югары эмоциональ дәрәҗәдә үтте.

27.04.2017
“Мин рәсем ясыйм”
27 апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукайның 131-еллыгына багышланган рәсәмнәр конкурсы булып узды.Укучылар барысын да үзләренең сәләтләре белән таныштырдылар һәм эшләре өчен грамоталарга лаек булдылар.

26.04.2017
“Габдулла Тукай-онытылмаган”
26 нчы апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч һәм бишенче, алтынчы сыйныф укучылары татар теле укытучылары Раушанья Гафурова һәм Мәрьям Пополднева җитәкчелегендә Шеланга авылының китапханәсенә барып кайттылар.Балалар зур горурлык белән шагыйрь турында сөйләделәр һәм искиткеч итеп аның шигырьләрен укыдылар.Чараның ахырында бөтенесе бергәләшеп Габдулла Тукайның сүзләренә салынган татар халкының гимннын башкардылар.

21.04.2017
“Мәктәп театры”
Шеланга урта  гомуми белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары Надеңда Каменәикова җитәкчелегендә инглиз теле белгече кысасында “Сыерчык-мактанчык” әкияте белән Куралово мәктәбендә чыгыш ясадылар.

21.04.2017
“Беренчеләрнең вакыты”
Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Беренчеләрнең вакыты” кысасында Юрий Гагарин космоска очуга багышланган чара үткәрелде.
Туган якны өйрәнүче түгәрәгенең җитәкчесе Равиль Шафигуллин “Волжская новь” газетасында Юрий Гагарин белән очрашкан безнең якташыбыз  турында бастырылган мәкалә өстендә әңгәмә үткәрде.Шулай ук космонавтның тормыш һәм батырлыгы  турында компьютер презентациясе күрсәтелде.

20.04.2017
“Марат Ахметшин-рәссәй герое”
20 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә отряд “Форпост” кураторы Василий Соляр җитәкчелегендә форпостовец Ярослав Емельянов 5-11 сыйныф укучылары өчен рәссәй герое Марат Ахметшин турында лекция укып китте.Чарада укытучылар да катнаштылар һәм югары дәрәҗәдә үтте.

20.04.2017
“Гаиләнең фотохроникасы”
20 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Гаиләнең фотохроникасы”дигән конкурс башланды.”Эзләү” клубының әгъзәлары тарих укытучысы Лариса Виноградова җитәкчелегендә мәктәп музееның архив документларын тараттылар.Катнашырга теләүчеләргә инструкөияләр бирделәр, алар сугыш вакытында язылган документлар һәм тешерелгән фотографияләрне биргән авылдашларның данныйлары белән эшләргә тиеш булалар. төрле эшләр


20.04.2017
“Язгы атнаның гаделлеге”
Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Язгы атнаның гаделлеге- яхшы эшләр эстафета” акциясе старт алды.Беренче көнне “Ватан уллары”ның һәрбер отряды өлкәннәргә  чүп-чар җыюшуда, бүлмәләрне җыештырушуда,идәннәрне һәм тәрәзәләрне юушуда булыштылар. Беренче көннең максаты шул иде.

20.04.2017
“Эковзвод” отряды.
“Язгы атнаның гаделлеге” кысасында Дарья Севастопольская һәйкәлендә җыештыру чарасы булып узды. “Эковзвод” отряды Николай Максимов җитәкчелегендә үзебезнең якташыбызның һәйкәлен матуррайттылар, шулай ук укучылар авылның үзәгендә урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның һәйкәлен дә тәртипкә китерделәр.

19.04.2017
“Госуслуга порталы-синең ярдәмчең һәм дустың”
19 нчы апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Язгы атнаның гаделлеге” кысасында информатика укытучысы Лилия Курамшина “Госуслуга порталы-синең ярдәмчең һәм дустың” дигән темага дәрес үткәрде.Укучыларга  электрон услугаларының файдалыгы турында сөйләде һәм алар шул темага карата искәрмә төзеделәр, соңыннан дуслары арасында тараттылар.

13.04.2017
Башкарма комитеты, Шеланга уртак мәктәбе һәм Шеланга балалар бакчасы хезмәткәрләре үзәк трасса буенда чуп-чар җыю буенча шимбә өмәсе үткәрделәр.

12.04.2017
Хәрби эш җаваплы хезмәткәре З.З. Ахмарова, Шеланга авыл җирлеге башлыгы В.В. Майоров һәм Шеланга авылы сайлау округы депутаты Р.М. Идиятуллин призывникларга Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә медосмотр узу өчен повесткалар тапшырдылар.

12.04.2017
Шеланга авыл җирлеге торак пунктларында, Шеланга авыл җирлеге  башлыгы  В.В. Майоров һәм ДПО әгьзәсе А.А. Филенев янгын куркынычсызлыгы уңаеннан халык җыены уздырдылар.

12.04.2017
«Тау ягы» конференциясендә катнашу.
2017 елның 12 апрелендә Шеланга урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Зобнев Владимир Зеленодольск шәhәрендә булып үткән укучылар  конференциясендә катнашты.  Аның чыгышы бик эчтәлекле иде.  Аңа II дәрәҗәле Диплом тапшырылды.

11.04.2017
Шеланга авыл җирлегендә балалар бакчасында ремонт эшләре дәвам итә. Җылыту системасында монтаж эшләре бара.
 

06.04.2017
“Ата-аналар җыелышы”
6 нчы апрелҗ көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. “Интернетта куркынычсызлык”, 3 нче чиреккә тәрбия-укыту эшенең анализы,9,11 нче сыйныф укучыларының йомгаклау аттестаөия сораулары каралды.Нәтиҗәлектә ата-аналарга балалары теркәлгән соөиалҗ челтәрләрне котролҗда тотырга һәм бөтен мәктәп чараларда ана-аналарга активлыкны үстерергә киңәш ителде.

03.04.2017
“Азбука,сау бул!”
3 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Бурханова беренче сыйныф һәм аларның әти-әниләре өчен “Азбука, сау бул” исемендәге бәйрәм оештырды.Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм әкияттән килгән геройларның сорауларына бик тырышып һәм рәхәтләнеп җавап бирделәр.Бәйрәмнең ахырында укучыларның һәрберсе “Букварьны укып чыкты” дигән диплом алды.

29.03.2017
Каникул вакытында Шеланга мэдэният йортында шашка-шахмат турниры уткэрелде. Жинуче-Емельянов Александр.

28.03.2017
“Үсенте чәчү”
28 нче март көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә томат һәм чәчәк үсентеләрен чәчү башланды.

25.03.2017
“Ата-ана комитетларының конкурсы”
25 нче март көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-ана комитеты  “Ата-ана комитетлары конкурсы”ның муниципаль этабында катнашты һәм нәтиҗәлектә беренче урынга лаек булды.

22.03.2017
«Трактористка уку»
Язгы каникул

22.03.2017
“Нәүрүз бәйрәме”
21 нче март көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Раушанья Гафурова “Нәүрүз бәйрәме”н оештырды.Укучылар баянда уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм төрле уеннарда шатланып катнаштылар.

21.03.2017
“Укытучылар советы”
21 нче март көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә  "Заманча тәрбия технологияләре” темасына эшлекле уен формасында укытучылар советы булып узды. Мәктәптә белем бирү процессында педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм тәрбия технологияләрен куллану өлкәсендә гомумиләштерү –советның максаты иде. Бу утырышның көн тәртибенә укытучылар советы мондый  сорауларны да карап уздылар, III чирек нәтиҗәләре, фәннәрне белем бирү программалары буенча узу, контроль эшләренә  анализ ясау. Нәтиҗәләре буенча укытучылар советы  идарәле карар кабул итте.

21.03.2017
“Бөтенрәссәй музыкаль конкурс”
“Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган Бөтенрәссәй музыкаль конкурс нәтиҗәләре буенча Илья Самойлычев җинүче булды һәм  икенче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды.

20.03.2017
19.03.Шеланга авыл жирлегендэ Яна Юл авыл клубында Нэуруз бэйрэме уздырылды.
Нэуруз-борынгыдан терки халкында уздырыла торган Язны каршы алу бэйрэме.Бэйрэмне авылдашлар, килгэн кунаклар очен авыл клубы модире Сэрия Ефимова оештырды.
Бэйрэмне котлау сузлэре хэм Азан эйтеп авылыбызнын мулласы Марат абый Файзуллин ачып жибэрде.
Олкэннэр очен самавардан чэй,коймак ,тэм томнар белэн остл хэзрлэнгэн иде.
Бэйрэм мэйданчыгында камыр ризыклары,шашлык,баллы мамык белэн сату иттелэр.Елдагыча бэйрэмнен курке булып урамда плау пеште.
Балачага хэм барлык телэгэн кеше матур итеп жигелгэн атта утырып йрделэр.
Узлэренен монлы тавышлары белэн халык алдында Шеланга,Вахит мэдэният йортынын ,Кызыл Байрак,Яна Болгар авыл клубларынын узешчэннэре чыгыш ясадылар.
Бэйрэмдэ шулайук конкурслар,уеннар оештырылган иде.
Бэйрэмне оештыручыларга рэхмэт эйтеп халык ойгэ таралышты.

15.03.2017
Шелангы авылында  К. Цыпкин урамында  су башнясы ремонт эшлэре башкарылды. Жирле халык су уз вакытында бирелгэн очен рэхмэтле.

 

15.03.2017
1917 ел Калмыкия халык шэгиренен юбилей елы, шул магсаттан анын 95 еллыгына «Ботен донья миндэ хэм мин-доньяда» дигэн ботен Россия акциясы узды. Шылангы авыл китапханэсе модире Синичкина Любовь Сергеевна шагирьнен эсэрлэре уку конен уздырды. Укучылар Давид Никитичнын ижаты хэм биографиясы белэн таныштылар. Укучылар белэн «Алтын ерэк», «Давылны жингэн чэчэк» экиятлэрен укыдылар, сонынан укылган эсэрлэре буенча энгэмэ уздырдылар. Туган ильгэ мэхэббэт турында сойлэштелэр.

14.03.2017
Шелангы авылы  культура  хозмэткэрлэре олкэн сыйныф укучылары очен « Минем Ватаным-Татарстан» дигэн исем астында рэсем конкурсы игълан иттелэр. Балаларга туган жиргэ мэхэббэт уяту максатыннан безнен республика турында китаплар кургэзмэсе  оештырылган иде. Конкурста 10-че сыйныф укучысы жину яулады.

07.03.2017
“Утның кире- кайтару элементлары”
Шеланга балалар бакчасында  полиция хезмәткәре Николай Дергунов юллардагы куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрде.Балалар игътибар белән тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.Әңгәмәнең ахырында полиция хезмәткәре балаларга утның кире- кайтару элементларын таратты.

07.03.2017
“Бүген әниләр бәйрәме”
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Шеланга балалар бакчасында “Халыкара хатын-кызлар көне”нә багышланган бәйрәм булып узды.Балалар әниләре өчен конөерт оештырганнар иде.Әниләре бик шат булды.

22.02.2017
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Татьяна Максимова балалар белән бергә Ватанны саклаучылар көненә бгышланган чара үткәрде.Балалар татар һәм рус телендә җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,әтиләренә медальләр бүләк иттеләр.

16.02.2017
”Йөрәкнең хәтере”.
Шеланга гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Мәрьям Пополднева М.Җәлилнең 111- еллыгытууына “Йөрәкнең хәтере” дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрде.Төрле юнәлештәге эшләр алып бапдылар һәм нәтиҗәләрен күрделәр.

16.02.2017
”Муса Җәлил-герой”.
Шеланга балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Мәрьям  Пополднева  “Муса Җәлил-герой” дигән темага шөгыль үткәрде.Шөгыльдә шагыйрьнең  “Кызыл ромашка” дигән әсәре белән танышып алдылар.Тәрбияче”Муса Җәлилнең иҗаты”дигән презентация күрсәтте.Нәтиҗәлектә балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем,диеп,туган ил өчен!

11.02.2017
“Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем кагылышым”
9 нчы февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих укытучысы Лариса Виноградова 8-11 нче сыйныф укучылары өчен  “Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем кагылышым”дигән темага парламент дәресе үткәрде.Чарага авыл җирлегенең депутаты Равиль Шафигуллин чакырылган иде.Чарада Югары Ослан районны турында сүз барды. “Онытылмаган хәтер”проекты белән укучылар да чыгыш ясадылар.Бу дәрес бик кызык һәм эчтәлекле булып чыкты,ә укучылар кызыксынган сорауларын депутатка бирделәр.

11.02.2017
“Россия Чаңгы юлы-2017”
11 февралҗ көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә физкультура укытучылары Роза Аббазова, Елена Никонова һәм Сергей Казаков мәктәп базасында XXXIV Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында “Россия Чаңгы юлы-2017” үткәрделәр.  Бу чарада 1-11 енче сыйныф укучылары ,шулай ук укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты. Ярыш югары спорт дәрәҗәдә узды күңелле һәм бәйрәмчә, ә иң мөһиме – файдалы. Финишта һәр катнашучыны бүләкләр көтте, шул рәвешле, һәр катнашучыда  ярыш рухы һәм җиңүгә омтылыш бар иде.

11.02.2017
“Тугызынчы сыйныфта татар теленнән сынау имтиханы”
11 нче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә тугызынчы сыйныфта татар теленнән сынау имтиханы булып узды.Укытучы Раушанья Гафурова аудирование өлешен кертеп, КИМнар әзерләгән иде һәм имтиханны чынбарлыкка туры китерде.Эшләрне тикшергәннән соң һәрбер укучы белән эшләү өчен индивидуаль план төзеләчәк.

11.02.2017
“Таныклыклар тапшыру тантанасы”
11енче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларына Николай Сухорецкийга  һәм Роман Ледяевка (тракторчы) “С” категориясе таныклыклар тапшыру тантанасы булып узды.

11.02.2017
«КНИТУ хезмәткәрләре белән очрашу»
10 ынчы февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә республика химия атнасы кысасында 9, 11 енче сыйныф укучылары өчен КНИТУ хезмәткәрләре белән очрашу булып узды.Бу очрашуда чыгарылыш сыйныф укучылары институт турында күп мәгълүмат белделәр,шулай ук аларга югары уку йорты буклетларын һәм китаплар бүләк иттеләр.

10.02.2017
“Җәмгыять белеменнән тугызынчы сыйныфта сынау имтиханы”
10 ынчы февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә тугызынчы сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеменнән сынау имтиханы булып узды.Имтиханда дүрт укучы катнашты.Эшләрнең нәтиҗәләре буенча укытучы һәрбер укучы белән эшләү өчен индивидуаль план төзәчәк.

10.02.2017
“.Химия атнасының презентацияләр конкурсы”
10 ынчы февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә химия атнасы кысасында 8-11 енче сыйныф укучылары арасында презентацияләр конкурсы булып узды.

10.02.2017
Хәрби-патриотик ае кысасында Шеланга балалар бакчасында олы төрле яшьтәге төркемдә  “Ватанны саклаучы көне”нә әзерлек бара.Балалар халык мотивларын кулланып төрле юнәлешләрдә матур бию әзерлиләр.

07.02.2017
"Химия-балаларга"
7 февраль көнне Шеланга урта гомуми белеем бирү мәктәбендә “Химия атналыгы” кысаларында"1-2 нче сыйныф  укучылары өчен химия кабинеты лабораториясенә  экскурсия оештырылды.Аның барышында укучылар лаборатория җиһазлары белән таныштылар һәм химик тәҗрибәләр карадылар.

03.02.2017
“Иптәшләрчә очрашу”
31 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Сергей Казаков һәм Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Сергей Назаров өстәмә белем бирү укытучылары инициативасы белән Куралово мәктәбендә, 2004 нче-2008 нче елларда туган укучылар арасында мини-футбол буенча очрашу булып узды.Уен бик кызык булып чыкты һәм дуслык җиңде,инде хәзер Шеланга балалары үзләрендә кунак көтеп кала.

02.02.2017
Шеланга балалар бакчасында төрле яшьтәге кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Ольга Палачева “Балаларның эш тәҗрибәсе” дигән шөгыль үткәрде.Чараның максаты:кышкы һәм язгы периодларда үсеп чыккан үсемлекләрнең календарен төзү иде.Балалар суганның биологик  үзгәрешләрен күзәттеләр.

02.02.2017
Шеланга балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Мәрьям Пополднева “Милли киемнәр”темасына шөгыль үткәрде.Презентаөия буенча балаларны милли киемнәр белән таныштырды, аннан соң “Курчакны киендер” дигән уенда балалар Татарстан Республикасындагы милли киемнәрен күзәттеләр, ә тәрбияче  ни өчен бу киемнәрне “Милли” диеп атауларын,татар халык киемнәрендә нинди орнаментлар барлыгын аңлатты.

27.01.2017
“Мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы”
26 нчы гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы муниөипалҗ этабында катнаштылар. Нәтиҗәлектә команда теннис һәм аркан тарту ярышларында беренче урынга лаек булды.

27.01.2017
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә, халык рәссамы -  И.И.Шишкинның 185 еллыгына багышлап, белем бирү сәгате үткәрелде.  5-8 нче сыйныф укучылары рәссамның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аның картиналарын карадылар. Соңыннан электрон презентация күрсәтелде.

26.01.2017
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Татьяна Максимова “Кошлар артыннан күзәтү” дигән темага шөгыль үткәрде.Балалар тәрбияче белән бергә кышка кала торган кышларны искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр, ә аннан соң җимлеккә килгән кошларны күзәттеләр.

26.01.2017
Математикадан сынап карау имтиханы.
19 нчы февраль көнне  Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә план буенча математика укытучылары Анвара Хусаинова һәм Лилия Курамшина чыгарылыш сыйныфларда сынап карау  имтиханын үткәрделәр. Имтиханнан соң хаталар һәм бланклар тутыру өстендә җентекле анализ үткәрәләчәк. Әзерләү шәхси планы булачак. Тугызынчы сыйныфта имтиханны айга бер тапкыр үткәрү каралды.

26.01.2017
Шеланга балалар бакчасында  тәрбияче Ольга Палачева “Кошлар килгән җимлеккә” дигән темага шөгыль үткәрде.Балалар кошларны күзәттеләр,ә аннан соңүзләре ясаган җимлекләргә җимлек салып, аларны рәхәтләнеп ашаттылар.

25.01.2017
“Рус теленнән  сынау бердәм дәүләт имтиханы”
25 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 11 сыйныф укучылары рус теленнән БДИ  үттеләр. Имтиханның уздыру шартлары реаль имтиханга якын иде.

 

24.01.2017
“2017 елның укытучысы”
20 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Надежда Каменщикова республика конкурсының “2017 елның укытучысы” муниөипалҗ этабында катнашты. Конкурсның төп критерияләре мондый иде:
-укытучының эрудиөиясе;
- балалар һәм коллегалар белән идарә итү;
Безнең Надежда Каменщикова үзенең шөгылендә сингапур элементларын кулланды,. Аның дәресе  укучыларда критик һәм креатив уйлауын үстерүенә нигезләнгән иде.

21.01.2017
“Тормышта батырлыкка гел урын бар”
21нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә отряд “Форпост” кураторы Василий Соляр җитәкчелегендә форпостовец Илья Самойлычев 5-11енче сыйныф укучылары өчен бандитлар  белән көрәштә булган КАИ студенты Артем Айдинов  һәлак булганы турында лекция укып китте. Аның эше батырлык символына әверелгән һәм яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте куркынычсызлыгына.

18.01.2017
“Мәктәп активының утырышы”
17 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия буенча директор урынбасары Зимфира Переведенцева һәм укытучы-оештыручы Елена Никонова җитәкчелегендә мәктәп активының утырышы узды, анда түбәндәге сораулар буенча фикер алышындылар:
-“Онытылмаган хәтер проекты буенча отрядларның эше
-"һәр мичнең-үзенең җимлеге”акциясендә катнашу
- "Минем инициативам","Елның активы" конкурсларында катнашу. Зимфира Переведенцева балаларны республика бәйгеләрендә катнашуында һәм мәктәп  рейтингына уңай йогынты ясау турында искәртеп китте. "Волонтерлар" отряд командиры Илья Самойлычев "Кайгырту һәм шәфкатьлелек" акциясен үткәрергә тәкъдим, ә Дмитрий Потягунин-бүлекчә командиры "Искиткеч вожатый" республика конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен Виолетта Крайнова кандидатурасын тәкъдим итте.

18.01.2017
"Шеланга балалар бакчасының тәрбиячесе Татьяна Максимова" Сыек матдәләр конструкциясе " дигән темасына шөгыль  үткәрде. Логик фикерләү үсеше, хәтер һәм сөйләм -шөгыльнең максаты иде, шулай ук тәрбияче балаларда сыек матдәләрне үлчәүгә кызыксыну  уятты. " һөнәрләрне кем күбрәк белә” уен ярдәмендә балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Алар төркемнәрдә эшләргә өйрәнделәр, уңга кадәр саннарны ныгыттылар,шулай ук сыек матдәләрне шартлы рәвештә үлчәүгә өйрәнделәр.

Соңгы яңарту: 2017 елның 25 декабре, 10:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International