“Халык контроле”

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы урынбасары С.Осянин кеше хокукларын саклау буенча ТР ның вәкаләтле вәкиле Сария Сабурская уздырган утырышта катнашты.

Анда “Халык контроле” информацион системасының эффектлы эше турында сүз барды.

Бу системада алкоголь эчемлекләр куллану һәм иҗтимагый туклану сораулары буенча яңа кушымталар ачылды.

Анда һәр теләгән кеше аноним рәвештә закон бозуларны күрсәтеп гариза яза ала.

Моның өчен әле гариза язучыга акча да түләячәкләр.

Әйдәгез, тормышта булган законсызлыкларга битараф булып калмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International