Район башлыгы Корбан бәйрәме белән котлады

2017 елның 1 сентябре, җомга

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Күпме еллардан бирле бу изге матур мәрхәмәтле бәйрәм кешеләрне берләштереп, дингә карата хөрмәт тәрбияләп, традицияләрне саклап килә.

Бик тә куанычлы: мөселманнар районның иҗтимагый тормышында актив катнашып. Хәйрия эшләре оештырып, гаилә байлыкларын яклап килә.

Бу бәйрәм көннәрендә Сезгә сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм күңел тынычлыгы теләп калам.

Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International