Хөрмәтле укучылар һәм студентлар!
Хөрмәтле мәгариф ветераннары һәм ата-аналар!
Сезне Яңа уку елы – 1 нче сентябрь белән котлыйм. Бу тантаналы бәйрәм көне бар да аеруча матур: елмаю, чәчәкләр, җылы сүзләр дә...
Яхшы мәгариф бүген – ул уңышлы киләчәк.
Авыл мәктәбе укыту эше белән генә түгел , ә хезмәт тәрбиясе бирү өстендә дә эшли.
Чын күңелемнән укучыларга һәм студентларга уңышлар, ә укытучыларга – балаларны тәрбияләүдә яңа үрләр телим!
Район башлыгы М.Г.Зиатдинов