Коргузада – 1 нче сентябрь

2017 елның 1 сентябре, җомга

Бүген тагын Коргуза мәктәбенә ата-аналар, укучылар һәм укытучылар бергә җыелып, Белем бәйрәмен каршыладылар.

Яңа уку елына старт бирелде.

Бу бәйрәмгә укучылар бик җаваплы хәзерләнгәннәр.

Линейканы Е.Осянина һәм Илҗя Жестков ачты.

Алар быел 1 нче класска 10 бала килүен хәбәр итте.

Директор үзенең чыгышында яхшы укучыларны һәм мәктәп тормышында актив катнашучыларны аерым котлады.

Яңа килгән укытучы Марсель Салихҗанов белән авыл халкын таныштырды.

В.Тимиряев Башкарма комитетның рәхмәт хатларын тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы С.Сакин да үзенең теләкләрен җиткерде.

Хәерле юл, укучылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International