Югары Ослан гимназиясендә белем көне

2017 елның 1 сентябре, җомга

Быел Югары Ослан гимназиясенә 34 бала беренче сыйныфка килде.

Бәйрәм көнне уздырылган линейка гимназиянең 20 еллыгына багышланган иде.

Укучыларны котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, ТР ның информатизация министры урынбасары Т.Зарипов, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Абрамова, элеккеге директор Н.Якимов килде.

Бәйрәмне хореографик постановка белән тәмамладылар.

Гимназиянең матур үткәне, яхшы бүгенгесе, якты киләчәге бар!

Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International