Президент Кубогына хәйрия турниры

2017 елның 3 сентябре, якшәмбе

Бүген, 3 нче сентябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Президент Кубогына хәйрия турнирында катнашты

Турнир Казан янындагы “Свияга калкулыклары” дип аталган гольф-клубта узды. Аның ачылышында ТР Президенты Р.Миннеханов, спорт Министры В.Леонов, Хәйрия фонды идарәсе рәисе Хәмзәт Хасбулатов катнашты.

Ярышларда Мәскәүдән, Петербургтан, Иркутскидан, Екатеринбургтан һәм Казаннан 60 кеше катнашты.

Президент «Дом РоналдаМакдоналда» хәйрия фонды генераль директоры Светлана Поляковага фондны үстерү өчен символик чек бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International