Балачак бәйрәме

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Республика көненә багышланган бәйрәм кысаларында районның “Өмет утравы” дигән халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге культура, яшьләр һәм спорт бүлеге, китапханә үзәге белән бергә сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен Культура һәм ял паркында спорт фестивале оештырдылар.

Башта балаларны район башлыгы Марат Зиатдинов һәм ТР информатизация Министры Р.Шәйхетдинов котлады.

Шунда ук “Өмет утравы” хезмәткәрләре төрле конкурслар үткәрделәр, китапханәчеләр интеллектуаль викторина, ә спорт бүлеге төрле ярышлар оештырды.

Бу фестиваль Вера Беккер, Абдемәлик Батиров кебек эшмәкәрләр булышлыгы белән тошка ашты.

Ахырдан карбыз, кавын, истәлекле сувенирлар һәм фотографияләр алып өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International