Менә инде җәйге каникуллар да тәмамланып, яңа уку елы башланды.
Барлык мәктәпләрдәге кебек, Печище мәктәбендә дә бу вакыйгага багышланган линейка узды.
Кунаклар һәм укучылар, бу матур иртәдә, мәктәп янына җыелыштылар.
Быел безнең мәктәптә 10 укучы укыячак.
Укучыларны мәктәп директоры Хафизов А.Ф.,Печище җирлегенең рәисе Шамсутдинов А.С., “Белем бирү бүлегеннән” Еремеева А.В., “Буа электр челтәреннән” Караев В.П. котладылар.
Югары сыйныф укучылары концерт номерлары әзерләделәр.
Соңыннан укучылар үзләренең беренче дәресләренә таралыштылар.