Белем көне күптәннән яңа ачышлар һәм кыю тәҗрибәләр, хәерле яңа эшләр башлану символы булып тора. Бу һәрберебезгә кадерле, якты һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Бу укучылар, укытучылар, ата – аналар һәм беренче сыйныф укучылары өчен тантаналы көн. Бу көнне, гадәттәгечә, укучылар, укытучылар, ата – аналар һәм җәмгыять вәкилләре җыелган, МББУ “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә” тантаналы линейка үтте. Бу бәйрәм көнне Борнаш авыл җирлеге җитәкчесе Бурукин Сергей Валерий улы, Югары Ослан районы финанс – бюджет палата рәисе Колесова Елена Евгений кызы һәм белем бирү бүлеге башлыгы урынбасары Ахметова Фарида Минфазыл кызы мәктәп коллективын котладылар. Хөрмәтле кунаклар чын күңелдән укучыларны Белем көне белән тәбрик иттеләр. Барчасына күтәренке кәеф, арымыйча яңа үрләргә һәм ачышларга омтылырга, ныклы саулык һәм барча игелекле эшләрдә уңышлар теләделәр. Тантаналы линейкадан соң сыйныфларда “Тынычлык дәресе” дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте.