3 нче сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәш көне.
Бу истәлекле көн 2005 нче елда билгеләнде.
Ул Бесландагы коточкыч вакыйгаларга бәйләнгән.
Ул трагик вакыйга көнне мәктәптә 150 бала үлде.
Гимназия янында 2 нче сентябрь көнне террористик акт вакытында үлгән балалар истәлегенә митинг уздырылды.
Митингта район башлыгы урынбасары С.Осянин һәм ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая катнашты.