Бүген, 8.30 сәгатьтә район Советында бюджет-финанс сораулары буенча даими комиссия утырышы булып узды.
2016 нчы елның 14 нче декабрендә чыккан “2017 нче елның бюджеты һәм пландагы 2018-2019 нчы еллар бюджеты дигән 14-174 нче номерлы район Советы карарына үзгәрешләр кертү” дип исемләнгән доклад белән финанс-бюджет Палатасы җитәкчесе Е.Колесова чыгыш ясады.
Комиссия членнары карар проектын бертавыштан яклап чыктылар һәм аны чираттагы 4 нче сентябрьдә үтәчәк район Советы утырышына куйдылар.