Суррогат алкоголь белән 2 млн сум акча эшләп буламы?

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Татарстан халкында “Халык контроле” бүлеге бик популярлашып китте. Монда алкоголь әйләнеше буенча закон бозулар турындагы мәгълүмат өчен материаль кызыксындыру каралган.

Бу чара кертелгәннән бирле республика Госуслугалар порталында бик күп мөрәҗәгатьләр керә башлады. Узган ел аларның саны 625 булса, быел инде 762 гә җитте. Узган елны бу максат өчен 1 млн сум бүленеп бирелгән булса, быел ул 2 млн сумга менде.

ТР ның Госалкогольинспекциясенең плансыз тикшерүләре дә халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә нигезләнгән.

Консультация 8 (84371) 5-86-72, 5-94-23, 8(84379) 2-11-81 телефоннары аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International