8-нче сентябрьдә район Башкарма комитеты, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты, Татэнергосбыт Печище тракты урамы буенча урнашкан хоккей мәйданчыгын кабул итү буенча комиссия эшләде.
Тикшерү вакытында хоккей мәйданчыгының җылытылган чишенү бүлмәсе, электр белән тәэмин итү щиты барлыгы уңай бәяләнде, аз күләмдәге кимчелекләр дә табылды. Алар тиздән хәл ителәчәк.