Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры Марат Ахметов шәһәр һәм авылларда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру темасына утырыш үткәрде.

Алдан узган елгы ярминкәләрнең торышын бәяләде.

Андагы кисәтүләрне искә алып, быелгы график төзелде, сәүдә мәйданчыклары билгеләнде, аларга муниципаль районнар һәм сәүдә компанияләре беркетелде.

Һәр елны таләп ителә торган югары сыйфатлы сату, чисталык, бәяләрнең язылу тибы кебек әйберләр сакланган.

Ярминкәләр 16 нчы сентябрьдән декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Безнең район Ямашево урамындагы “Бәхетле” кибете янында урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International