Республикадан эре мөгезле терлек тотучы хуҗалыкларга сыерларга ветеринар хезмәте күрсәтү өчен 1 башка 300 әр сум акча бүленеп бирелгән.
Бу – барлыгы 18000 сум субсидия тәшкил итә.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе бу акчаларны шәхси хуҗалык тотучыларның кредит расчетларына инде күчерде.