Кураловода сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәлне төзекләндерү эшләре башланды.
Авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова әйтүенчә, 70-нче елларда ук барлыкка килгән бу корылма янын эшчеләр тиз арада чистарттылар, читәнне алып аттылар, җир кайтардылар.
Соңгы 4 ел эчендә Куралово авылында бик күп социаль-культура объектлары үзгәртелде, биналар аякка бастырылды: 4 күпквартиралы йорт ремонтланды, авыл культура йорты, балалар бакчасы, фельдшер-акушер пункты, мәктәп...
Бар да халыкка яшәү өчен уңай шартлар тудыру өчен эшләнә.