Яшь фельдшер кешеләрдәге битарафсызлык белән килешә алмый

2017 елның 15 сентябре, җомга

Яшь фельдшер Алмаз Файзрахманов инде 1 ел Яңа – Болгар авылында кешеләргә медицина ярдәме күрсәтә.

Алмаз Казанда туган булса да, аның бөтен гомере Бахча – Сарай авылы белән бәйләнгән.

Монда аның иң якын кешеләре Гөлфия Галимҗановна һәм Фәргат Абдуллович яши.

- Миндә булган иң уңай сыйфатлар – ул аларның миңа салган җимеше, миңа куйган көче, - ди ул. Үземнең һөнәремне дә авыл эше белән бәйләдем, андагы иң якын кешеләремне һәм авыл халкын сәламәтләндерү эше белән шөгыльләнәм.

Медицина коллиятен тәмамлагач, ул Яңа Болгар авылына фельдшер булып билгеләнә.

Беренче көннән ул үзен эшенә җаваплы, игътибарлы, кирәк чакта таләпчән дә була белә торган бу яшь егетне халык тиз яратып өлгерде.

Вакытында авыру кешегә ярдәм күрсәтү – аның төп эше.

Һәм ул бер генә тапкыр да бу һөнәрне сайлавына үкенмәс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International