15 нче сентябрьдә Татарстанда һәм Югары Ослан районында ”Укучының культура дневнигы” дип аталган проект 4 нче тапкыр старт алды.
Китапханәчеләр бу көнне башлангыч сыйныфлар өчен Татарстанның культура мирасы турында бердәм культура дәресе үткәрделәр һәм аларга культура көндәлеге тапшырдылар.
Бу көндәлекне алып бару кагыйдәләрен өйрәттеләр.
Бу чара төрле китапханәләрдә төрле формада бик файдалы итеп үткәрелде. Балалар үзләре өчен бик кызыклы мәгълүматлар алды.