Үзешчән сәнгать коллективы “Иделкәй” гә - 15 яшь!

2017 елның 15 сентябре, җомга

15 нче сентябрьдә кунакчыл Югары Ослан җирендә бик зур бәйрәм булып узды.

Ул көнне 1 кешенең генә түгел, ә тулы коллективның – “Иделкәй” вокаль үзешчән ансамбленең 15 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Бу коллективның мактанырлык эшләре күп.

Алар – бик күп район, республика бәйгеләрендә актив катнашып, яңа үрләргә күтәрелделәр.

Мактау грамоталары, дипломнар, Рәхмәт хатлары – аларның тырыш хезмәтләренә зур бәя билгесе.
 
“Иделкәй” не котларга һәм үзләренең бүләкләрен тапшырырга район башлыгы Марат Зиатдинов, ТР ның традицион культураны үстерү Үзәге директоры урынбасары Г.А.Габдрахманов, ТР ның атказанган артисты, композитор Риф Гатауллин, ТР ның халык артисты Ш.Әхмәтҗанов, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, авыл җирлеге башлыклары килгән.

Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Дәүләтшина да бар иде.

Ул үзенең чыгышында бу татар коллективының үзенә иң якын булуын белдерде һәм татар сәнгатен, традицияләрен, мирасын үстерүдә зур өлеш кертүләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннуровның Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен тапшырды.

Коллективны башка сәнгать группалары да котлады.

Бәйрәм бик җылы, күңелле һәм мтур узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International